Тысячи
литературных
произведений на69языках
народов РФ

Предсказание

Автор:
Газинур Мурат
Перевод:
Сергей Малышев

Күрәзәче карчык әйтте миңа

 

Күрәзәче карчык әйтте миңа:
— Син бәхетле булалмассың, улым,
Син бәхетле булалмассың, улым,
Шигырь яза белгән чакта кулың.

Күрәзәче карчык әйтте миңа:
— Дусларыңнан саклан, дусларыңнан.
Дусларыңны укыйм күзләреңнән,
Дошманыңны укыйм учларыңнан.

Күрәзәче карчык әйтте миңа:
— Хатын-кыздан читтәрәк йөр, читтә.
Сагыз булып сыланыр ул сиңа,
Чаян булып чагар ахыр чиктә.

Күрәзәче карчык әйтте миңа:
— Йөрәгеңдә күрәм кара ярчык.
Кара ярчык — киләчәгеңме ул,
Үткәнеңме әллә — калган качып.

Күрәзәче карчык әйтте миңа:
— Беркемгә дә, улым, тотма кинә.
Алдыйм, диеп, кемнәр алданмаган,
Килә ул көн, һәркемгә дә килә.

Алдыйм, диеп, кемнәр алданмаган,
Мең кат әле алданырсың, улым,
Мең кат әле абынырсың, улым,
Каләм тота алган чакта кулың.
Күрәзәче карчык әйтте миңа...

Предсказание

 

Гадалка старая сказала так:
— Сынок, ни в светлый праздник, ни в делах
Тебе счастливым не бывать никак —
Пока ты счастья не найдешь в стихах.

Гадалка старая сказала так:
— Опаслив будь, не доверяй друзьям.
Мне на ладони виден всякий враг,
А про друзей читаю по глазам.

Гадалка старая сказала так:
— Ты женщиною будешь уязвлен.
Смолой прилипнет — и пропал простак! —
Она ужалит, словно скорпион.

Гадалка старая сказала так:
— Осколок черный в сердце вижу я,
Не знаю, то ли будущего знак,
А то ли прошлого житья-бытья.

Гадалка старая сказала так:
— Зла не держи, сынок, ни на кого.
А кто плутует, попадет впросак:
Глядишь, себя обманет самого.
Не пропадут обманщики вокруг:

Обманутым останешься не раз.
Да ты и сам обманешься не раз,
Пока перо не выпадет из рук.

Гадалка старая сказала так...

Рейтинг@Mail.ru