Сынчыбагар
Үз бәясен ул бик яхшы белә,
Шуңа да ул алиһә күк тыныч.
Сокланырга хәттә хәтәр аңа,
Сокланырга хәттә куркыныч.
Карашларың белән орынсаң да,
Әверелер кебек таш сынга ул.
Юк, юк, сынчы карашыннан түгел —
Гарип дөньялыктан ятсына ул.
Юк, юк, сынчы карашыннан түгел —
Үз-үзеннән яшерә ул тәнен.
Мәңгелеккә күчәчәк бу мизгел! —
Гүзәллеккә сабырлык бир, Тәңрем.
Сабырлык бир, Тәңрем, бу мизгелгә —
Фәрештәңә сынчың куя канат.
Иреннәрең белән орынсаң да,
Алиһәгә әйләнер сын кабат.
Сынчы китәр...
Остаханәсендә
Хуҗа булып калыр бер үкенеч:
Яратырга хәттә хәтәр аны,
Яратырга хәттә куркыныч.
Натурщица
Как богиня прекрасна,
Как гетера стройна.
Ее видеть опасно —
Нагрустишься сполна.
Ты не тронь ее взглядом,
Станет камнем она.
Ей земного не надо,
Ей поспешность чужда.
Не от скульптора взора,
От себя б убежать.
Научи его споро
Вечный миг созидать.
Ты раскрой ему, Боже,
Тайный мир ремесла.
Лепит он осторожно
Ей тугие крыла.
Лишь коснется губами
Он работы своей —
Станет девою камень,
Изменив ход вещей.
Дверь закрыв в мастерскую,
Мастер выбежит прочь —
Страсть и нежность такую
Не дано превозмочь.









