«Тыңлар идем тавышыңны...»
Якты кояш сине күрә,
Чәчләреңнән назлый җилләр генә.
Кояш, җилләр юл күрсәтеп
Очраштырмый безне җирдә нигә?
Ул җырлый да җырлый. Юк, ул җырламый, аңардан иксез-чиксез моң агыла. Моң дәрьясы аның күңел түреннән ургылып чыга да, тыңлаучының йөрәген өзгәләп, бар булган җиһанга тарала. Кая гына барса да һәм кайда гына чыгыш ясаса да, аңардан гел шул җырны җырлавын сорыйлар. Яратты халык ул җырны.
Ләкин ул бервакытта да тамашачының соравын үтәргә ашыкмады. Күрәсең, андый тирән сагышка ия булган җырны башкарыр өчен җырчыдан аерым бер күңел халәте, дәрт вә илаһи көч таләп ителгәндер. Залда утырган тамашачылар арасында: «Җырласа ни була инде!?» дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табыла иде. Җырчы, олуг җырчы андый юк-бар сүзләргә игьтибар бирми, бары тик концерт программасына кергән чираттагы әсәрен башкара. Менә тагын бер яңа җыр яңгырый, ә халык гөрләтеп кул чаба. Ләкин концерт тәмамланганчы, шул җырны барыбер җырлар әле дип өметләнеп утырган тамашачының өмете акланмый, җыр башкарылмый һәм, шул рәвешле, матур гына узган әлеге җырлы тамашага нидер җитмәгән кебек кала...
Хәл начар. Йөрәк, урыныннан купкандай, үлеп- бетеп сызлана. Йөрәк тузган. Табиплар аңа берничә мәртәбә хастаханәдә ятып чыгарга тәкъдим ясадылар.
Тыңламады. Рәхәтләнеп, дәртләнеп йөгереп йөргән илле яшьлек ир кеше бит ул! Илле яшьтә тормыш башлана гына, диләр! Юк шул, табипларның сүзенә колак салу кирәк икән. Ул, хәле бетеп, пәрдәсе аз гына ачык торган тәрәз каршына килеп сөялде. Ул шулай, җырларга чыгар алдыннан, сәхнә пәрдәсен аз гына ачып, тамашачы җыйналган залга карап алырга күнеккән иде. Залда кемнәрнең утыруына карап ул нинди җыр башкарачагын алдан уйлап куя.
Ул кышкы урамга, ишегалдына күз салды. Ябалак- ябалак кар ява. Балалар мәйданчыгында берничә бала, чырык-чырык көлеп, шугалакта чана шуып йөри. Подъезд эченнән затлы тун кигән ниндидер бер гүзәл ханым атылып чыкты. Бай бичә, вәкарь генә пультка басып, ялтырып торган кара төстәге чит ил машинасына кереп утырды. «Тойота» машинасы, бик зур тизлек алып, кисәк кенә урыныннан кузгалды. Әче авырту кабат аның күкрәген китереп кысты. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырылган (аны хатыны чакырды!).
Тиздән килеп җитәр дигән өмет бар... Кайчан гына очрашырбыз, Онытыр идем сагышымны, Күкрәгемә кочып, елый-елый, Тыңлар идем назлый тавышыңны,
Тыңлар идем тавышыңны, Синең назлы тавышыңны...
«Назлы» дигән сүзне ул «назлый» дип җырлый һәм шуның ул бу җырга яңа төрле музыкаль чагылыш, яңа төсмерләр биреп ала торган иде. «Тавышыңны...» — ахырдан ул аны берничә ноктага югыры күтәреп җибәрә (тавыш диапазоны киң!), шуның белән ул тыңлаучыны тетрәндерә. Ә инде соңыннан «синең назлы тавышыңны» дип җырлап, тавышын түбән төшергәндә, ирексездән, тәннәр чымырдап китә, күзләргә яшь килә...
Көткән язлар китеп барды, Синсез генә керәм инде көзгә, Ялгызлыкның газаплары Йөрәгемнең минем өзә, өзә...
Ул беркайчан да ялгызлыктан интекмәде. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Сабыр, тыйнак авыл баласы кала тормышына ничек ансат кына ияләнсә, ул дан- шөһрәткә дә бик тиз күнекте. Кайда гына барса да, кайда гына йөрсә дә тамашчылар аны таныйлар, аның белән күрешеп, кул бирешеп сөйләшергә тырышалар. Баштарак күңелле булып тоелган мондый аралашулар соңыннан аны туйдырды һәм ул чит кешеләрдән кача башлады. Җырчының гомере кыска, диләр. Моны туры мәгънәдә аңларга ярамый, әлбәттә, җырчы кеше яше белән туксанга да, йөзгә дә җитәргә мөмкин. Популярлык чоры кыска. Моңа ул күп тапкырлар инанды.
Кеше, тормышны аңлап өлгергәнче, сукырларча яши икән. Аның күзен бервакыт урам чатында көнбагыш сатып торган кеше ачты. Ул башта аны танымады. Ябыккан, суырылган. Таныгач, күзләре маңгаена менде! Һай! Бу бит татарның атаклы җырчысы түгелме соң!? Ул яшьтән үк аның моңлы җырларын тыңлап үсте, аңа сокланды, әгәр дә җырчы була калса, бары тик аның кебек җырларга кирәк дигән уй белән яшәде, үсте. Оныткан халык үзен... Халык кына түгел, дәүләте дә оныткан! Гастрольләрдә тиен акчага җырлап, кар- буран, яңгыр дип тормыенча, эт типкесендә йөреп, филармония җитәкчелеген баеткан илаһи җырчы, ни кызганыч, урам чатында көнбагыш сатып утыра.
Ирексездән аның йөрәге кысылды һәм беренче тапкыр ул үзен бу дөньяда ялгыз кеше итеп тойды. Ул көнбагыш сатучы янына барып, аның җилкәсеннән кысып, аңа кул бирергә теләде. Тик ни өчендер туктап калды. Танышлар да иде бит, югыйсә. Күңеле түрендә нигәдер кыенсыну һәм читенсенү хисе өстенлек итте. Аннан ул чакта алар икесе ике төрле орбитада очалар иде: берсе югары дөнья тирәли, икенчесе шыксыз урам буйлап... Зал ягына хатыны атылып керде. Мескеннең кот чыккан.
Иренең йөзе мәрмәр сымак ап-ак булган... «Хәзер килә!». Йөрәгенең сызлануына, чәнчүенә түзәрлек түгел, — йодрыгын кысып кына түзде. «Карчык... — дип пышылдады ул, төсе качып (бу хәлнең ахыры яхшылык белән бетмәячәген сизенә иде булса кирәк!) — вырачларга ышанып бетмим, ташлама мине, яме...» Хатыны акрын гына иренең җилкәсеннән кочты. Ире озын буйлы, биек, үрелеп кочты... «Ташлыйммы соң...»
Ул ире өчен җан атып яшәде. Иҗат кешесе белән яшәү бигүк җиңел эш булмаса да, иренең танылган җырчы булуы хатынның күңелендә һәрчак горурлык хисе яшәтте. Төрле чаклары булды — үпкәләшкән, көнләшкән чаклары да. Нишлисең, публичный кеше шул ире!
Ләкин башкалар аның шундый танылган кеше белән яшәвенә көнләшеп караулары әнә шул тормыш ямьсезлекләрен ничектер тигезли дә куя иде. Ире аны, өйләнешкәннән соң, озак эшләтмәде, өйдә генә утыртты. Иренең якын дусларын, танышларын каршылып, аларны кунак итү, табын әзерләү һәрчак хатыны өстендә булды. Ул бу изге вазыйфаны бик теләп, сөенеп, җиренә җиткереп үтәде. Башта ир балалары туды, ул инде хәзер зур булды, өйләнеп, башка калада яши. Ә менә абыйсыннан соң туган кызларының исә гомере кыска булды, яшь ярымда өзелде...
Кемнәр генә сине белә, Нурлы йөзләреңне көн дә күрә? Эзләп тапсам сине ал таңнарда, Уятырмын назлап үбә-үбә...
Каян килеп керде соң әле бу җыр аңа? «Баламишкин »нарны тыңлап үскән гади авыл халкына гына түгел, ә бөтен дөньяга яңгыратырлык җыр түгелме соң инде бу? Ире җырлаган һәр җырны үз иткән хәләл җефете бу әсәрне башкалардан һәрчак аерып куя торган иде. «Нәрсәсе белән ошый соң ул сиңа?! — дигән сорауга җырны җырдан аера белгән һәм үзе дә матур итеп җырлый торган хатыны: «Ниндидер җылылык бар анда!» — дия иде...
Ә ничек туды соң бу җыр? Җавабы да тормыш кебек гади: шагыйрь җырның сүзләрен язган, ә җырчы аны башкараган. Җыр авторы белән күрешкәч, ул шагыйрьгә күптән яшереп килгән бер йөрәк серен ачты. «Бу җырны берәр сөяркәсенә багышлап җырлый торгандыр, дип уйлый инде безнең халык, — диде ул көрсенеп. — Юк! Алар шулай уйлап ялгышалар, аның сере бөтенләй башка. Шушы җырымны җырлый башлауга ук, минем күз алдыма якты дөньядан бик тә, бик тә иртә киткән нәни кызым килеп баса, аңлыйсыңмы?!
Алиям минем... бөтерчегем... Сөт тешләре чыгып кына килә иде матурымның, кап-кара көдрә чәчле иде ул, курчак сымак гүзәл бер җан иясе иде... Концерттан кайтсам: «Әтәй тайтты, әтәй тайтты, ерлап тайтты!» — дип, мине сөенә-сөенә каршы ала иде... бахырым... Бик тә тере иде ул бала, артык тере... аңлыйсыңдыр... ә тавышы... чыркылдап торган яңгыравыклы тавышы әле дә менә колак төбемдә яңгарып тора кебек. Җырлый гына башлыйм име... күз алдыма шул нәнием килә дә баса. «Әтәй» дип эндәшкән сабый бала тавышы шул җырыма килә дә керә, килә дә керә...»
«Гафу ит! — дип сәерсенде шагыйрь, — кызың барлыгын белмәдем, ни булды аңа, нәрсәдән үлде?». «Кем белә, авыруын да тапмадылар, күз тигән, диделәр...» — диде җырчы...
Ябалак-ябалак кар яуган кышкы бу көн җырчының соңгы көне булып чыкты. Табиплар аны коткара алмадылар. Сабыен сагынып җырлаган олуг җырчы шул төнне кызы артыннан үзе дә китеп барды. Бер кешелек палатада авыр үлем газапларын кичергән җырчының: «Үләсем килми минем, үләсем килми бит!» — дип өзгәләнеп кычкырулары әле дә шунда яңгырап торадыр кебек.
Ул китте. Җыры калды. Аңардан соң әлеге җырны башкалар да җырлап карады һәм ул радиодан да, телевидениедән дә яңгырады. Ләкин бу җырны аның кебек моңлы итеп, күңелләрне җилкендерерлек итеп инде беркем дә башкара алмады. Ул җыр аныкы, бары тик аныкы гына булып калды. Ул җырны җырлаганда дөньядан бик иртә киткән, чыркылдып көлеп торган нәни кызын сагынып җырлаучы бер ул гына булды! Нинди җыр соң бу? Җыр гынамы соң... тетрәнү!!!
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны...
«Буду слушать твой голос...»
Солнце яркое видит тебя,
И ласкают тебя ветра.
Почему же ни солнце, ни ветер
Не укажут дорогу к тебе?
Он поет и поет. Впрочем, он даже не поет, это от него исходит всепоглощающая сила мелодии и нежности. Чувства вырываются из глубин его души и, раня сердца слушателей, разливаются по всей вселенной. Куда бы он ни приехал, где бы ни выступал, его всегда просят спеть эту песню. Народ полюбил ее. Но каждый раз он не торопился выполнить просьбу зрителей.
Потому что для исполнения этой песни, наполненной глубокой печалью, требуются особый настрой души и божественное вдохновение. Иногда в зале слышится недовольное: «Ну что ему стоит спеть ее?!» Но певец, великий певец, не обращает внимания на такие мелочи и исполняет очередную песню согласно программе.
Звучит новая песня, зал аплодирует. Но та песня, услышать которую так надеялись зрители, так и не звучит, и остается впечатление, что концерту чего-то не хватило.
...Самочувствие хуже некуда. Сердце словно сорвалось с места, болит и ноет. Оно совсем износилось. Врачи уже несколько раз рекомендовали ему лечь в больницу. Но он не послушался. Ему же всего пятьдесят лет, он в расцвете сил! Говорят, что в пятьдесят лет жизнь только начинается. Но, похоже, и к словам врачей надо иногда прислушиваться. Обессиленный, он добрел до окна, прислонился к откосу, посмотрел на улицу, чуть отодвинув портьеру. Точно так же, перед тем как выйти на сцену, он любил, чуть отодвинув занавес, взглянуть на зал и зрителей. От того, кто сидит в зале, зависело, какие песни и как он будет петь.
Он оглядел зимний двор. Тишина. Хлопьями падает снег. На детской площадке играют несколько малышей, весело смеясь, катаются на санках (кому же и быть счастливыми, как не детям!), из подъезда вышла красивая женщина в дорогой шубе. Она потыкала кнопки пульта и села в черную иномарку. «Тойота» резко тронулась с места. Сердце снова больно сжалось. «Скорую помощь» уже вызвали (жена позвонила!). Есть надежда, что скоро она прибудет...
Когда ж мы встретимся с тобой?
Тогда забуду я свою печаль.
Обняв тебя и плача от души,
Я буду слушать голос твой,
Буду слушать твой голос,
Твой нежный голос...
Слово «нежный» он произносит как «нежно» и этим придает песне новое музыкальное наполнение, иной оттенок. При словах «твой голос» он поет на несколько нот выше (голосовой диапазон позволяет!) и этим заставляет слушателей содрогнуться, а в последней строке «твой нежный голос» он берет низкие ноты, отчего по телу бегут мурашки и на глаза наворачиваются слезы... Долгожданная весна уже ушла, Без тебя вхожу я в осень, Муки одиночества Терзают мое сердце, ранят...
Он никогда не страдал от одиночества. Всегда был в центре внимания. Насколько легко сдержанный и скромный деревенский паренек привык к городской жизни, так же быстро он привык к славе и известности.
Теперь, куда бы он ни пришел, где бы ни появился, его везде узнают, стремятся подойти поговорить. Эти встречи, вначале казавшиеся ему занимательными, со временем надоели, и он начал сторониться незнакомых людей. Говорят, что век певца недолог. Разумеется, это нельзя понимать в прямом смысле, певец может прожить и девяносто, и сто лет. Но срок популярности короток. В этом он убеждался не раз. Оказывается, человек живет как слепец, пока не начнет понимать жизнь. Открыть глаза ему помог один человек, торговавший семечками на углу. Сначала он не узнал этого человека. Худой, истощенный. А когда узнал, его удивлению не было границ! Это был некогда очень известный татарский певец. Он с юности слышал его песни, восхищался им и думал, что если петь, то только так, как он. А теперь люди забыли его... И не только люди, но и государство! Певец от бога, он разъезжал по гастролям за копейки, не щадил себя ни в метель, ни в дождь, обогащал филармоническое начальство, а теперь торгует на улице семечками. Невольно сжалось сердце, и он впервые почувствовал себя бесконечно одиноким в этом мире. Ему захотелось подойти, обнять бедолагу и пожать ему руку. Но что-то остановило.
Они были знакомы, но сейчас его охватило ощущение неловкости. Ведь они летели по разным орбитам: один по орбите мира, а другой по уличной...
В комнату вбежала жена: «Сейчас приедут!» Она была в ужасе: лицо мужа бледное, словно мрамор... Боль в сердце стала невыносимой —он терпел, сжав зубы. «Дорогая! —прошептал он, еще более белея лицом (видимо, уже понимал, что это добром не кончится).
—Я не очень доверяю врачам, ты меня не бросай, ладно?..» Жена осторожно обняла его за плечи: «Как я могу тебя бросить!..»
Она жила ради мужа. И хотя с творческим человеком жить очень непросто, мысль о том, что муж — известный певец, всегда рождала в ее душе гордость. Всякое бывало —и ссоры, и ревность. Что поделать, муж —публичный человек! Но любовь сглаживала эти бытовые мелочи. После свадьбы муж долгое время не позволял ей работать, хотел, чтобы она сидела дома. Она принимала дома друзей и коллег мужа, угощала их за щедрым столом. И выполняла эти обязанности радостно и с достоинством. Вскоре родился сын (он теперь уже взрослый, женился, живет в другом городе). Но девочка, родившаяся позже, прожила всего год и шесть месяцев, а потом внезапно умерла...
Кто же рядом с тобой,
И видит твой светлый лик каждый день?
Если отыщу тебя на алой заре,
Разбужу тебя ласковыми поцелуями...
Откуда пришла к нему эта песня? И разве эта песня не достойна того, чтобы исполнять ее не только перед сельскими жителями, выросшими на «Баламишкине», но и перед представителями других народов? Жена, любившая все песни, которые исполнял муж, тоже выделяла эту песню среди других. И на вопрос: «Чем она тебе нравится?» — она отвечала: «В ней есть какая-то теплота!..»
Откуда пришла эта песня и как она родилась? Ответ прост, как сама жизнь: поэт написал стихи, композитор сочинил музыку, а певец ее спел. Встретившись как-то с автором песни, он раскрыл перед поэтом давно хранимую им тайну.
— Народ, наверно, думает, что я посвящаю эту песню какой-нибудь своей даме сердца. Но они ошибаются, тайна в другом. Когда я начинаю петь эту песню, перед глазами предстает моя маленькая дочь, очень рано ушедшая из жизни, понимаешь, моя Алия... моя малышка... У нее только начали появляться молочные зубки, она была в черных кудряшках, красивая, как кукла, моя дорогая дочурка... Я приходил после концерта, и дочка радостно бежала ко мне: «Папа плишел, папа плишел, он песни пел!» Она была очень живым ребенком, слишком живым, понимаешь... А ее голос... ее звонкий веселый голосок до сих пор словно звучит у меня в ушах. Только начинаю петь, и... перед глазами встает моя малышка. И этот детский голос: «Папа!» —то и дело вплетается в мою песню...
—Прости, —удивился поэт, —я и не знал, что у тебя была дочь. Что с ней случилось?!
—Никто не знает, никакой болезни не нашли, решили, что ее сглазили... —ответил певец. В его повлажневших глазах застыла печаль...
Зимний день, когда хлопьями падал снег, оказался для певца последним. Врачи не смогли спасти его. Великий певец, тосковавший по своей малышке, в ту ночь отправился вслед за своей дочерью в вечность. А из одноместной палаты, кажется, до сих пор слышатся душераздирающие крики умирающего певца:
«Я не хочу умирать, я не хочу!..» Он ушел, а его песня осталась. После его смерти ее пытались петь другие, и она звучала по радио и по телевидению, но никто не смог спеть ее с таким чувством, так надрывно, как он. Эта песня осталась его песней, только его... Потому что только он наполнял ее тоской по своей маленькой дочери, так рано ушедшей из жизни... Для него это была не просто песня... Это было глубочайшее из всех человеческих переживаний!
Буду слушать твой голос,
Твой нежный голос...









