Я волк

Автор:
Рузаль Мухаметшин
Перевод:
Алена Каримова

Бүре мин


Кыр киң. Төн тын. Тавыш бир тынлыктан —
Кемнәр үле күптән, кем — тере?
Ярты-йортыларга ау башлыйм мин,
Миндә бүре каны!
Мин — бүре!
Чирле гавам ютәлләвен тыеп
Йоклый инде...
Ярар, йокласын.
Иртән кояш күккә сибелгәндә
Хәтфә үләннәрне чык басып,
Җир чистарыр... Һава лаекларга
Күбрәк калыр...
Бүген мин дәшәм:
«Сиңа — җитте, яшәмә син! — диеп, —
Синең өчен, — диеп, — ул яшәр...»
Горабалар!
Алар, имеш, көн дә
Дөнья сөйри... Өскә, югары!
Бәй, карагыз инде: аркагызда
Бөкре генә, бөкре нибары! —
Тураерга вакыт!
Кил яныма,
Татлы бугазыңа үрелим...
Күзләремә кара — күрәсеңме? —
Миндә бүре каны!
Бүре мин!
Кыр киң. Төн тын. Тавыш бир (биралсаң!) —
Кемнәр исән һаман, кем — үле?
Нәтиҗәләр чыгарыр чак җитте —
Ярым айның тулып килүе...

Я волк

 

Степь. Ширь. Ночь. Тишь. Из тишины голос подай —
Кто годы уже мертв, кто — жив?
На вялых, ущербных начну я охоту,
Волчья во мне кровь!
Я — волк!
Хворый народ, успокоив кашель,
Уснул наконец...
Пусть спит.
Утром лучи солнце рассыплет —
Бархат травы росы покроют,
Чище земля... воздуха больше
Будет достойным...
Скажу я сегодня:
«Тебе — хватит, ты — не живи! —
Вместо тебя он будет жить...»
Это калеки!
Видишь ли, тащат
Мир на себе… Выше и выше!
Эй, посмотри: у тебя за спиною
Горб — все что есть, только лишь горб! —
Пора распрямиться!
Иди-ка сюда,
В сладкое горло крепко вцеплюсь...
Глянь мне в глаза — видишь? —
Волчья во мне кровь!
Я — волк!
Степь. Ширь. Ночь. Тишь. Голос подай (если сумеешь) —
Кто до сих пор жив, кто — мертв?
Время пришло подводить итоги —
Вот-вот полумесяц станет полной луной...

Рейтинг@Mail.ru