Отец и сын

Автор:
Рустем Галиуллин
Перевод:
Наиль Ишмухаметов

Ата һәм ул

 

Кар ишеп ява. Иртә таңнан котырына башлаган буран, караңгы төшүгә карамастан, һич кенә дә тынычланырга уйламый. Җитмәсә, суытканнан-суыта бара. Башына куян бүреген батырып кигән, калын бишмәте аша бөкресе беленеп торган, аягындагы «чүчинкә» сен авырдан сөйрәбрәк атлаган Галим карт урыс капкасын, инде шактый өелергә өлгергән кар көртеннән арындырып, җырлатып ачты да, тыгызланып ката башлаган карны усал шыгырдатып, урамга чыкты.

Авыл урамында бернинди хәрәкәт сизелми, гүя җиһанда бары нишләгәнен белми уйнаклаган, бәргәләнгән кар бөртекләре генә тереклек итә. Еракта, урамның иң очындагы бердәнбер баганадагы ут шулкадәр тонык ки, Галим карт аны пәрәвез җепселләредәй бөтеркәләнгән кар бөртекләре аша көч-хәл белән шәйли алды.

— Ярый әле, авылга керә торган юл буен баганадагы утлар яктырта, — дип куйды ул.

Йөзен рәхимсез камчылаган вак һәм җитез кар бөртекләреннән кул аркасы белән ышыкланган килеш, шул тарафны беркавым күзәтеп торды да өйгә таба атлады.

— Болай буранлап торса, иртәгә бөтенләй үк күмелеп калуы бар, — дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, капкасын төбенә кадәр ачык калдырды. Шуны гына көткәндәй, урамда арлы-бирле сугылып йөргән кар бөртекләре ургылып Галимнең ишегалдына үтеп керделәр дә туфрак тузанын «биетә» торган «пәри туе» сыман зыр-зыр әйләнгәләргә тотындылар һәм, чолан ишегенең тоткасын тартканда, каһкаһәле көлгәндәй, аның йөзен камчыларга өлгерделәр.

 

*     *     *

— Күренмиме? — Зәкия карчык бу сорауны бүген әллә ничәнче тапкыр кабатлады инде.

— Юк шул, — диде Галим карт ишетелер-ишетелмәс кенә. Ул үзен нигәдер гаепле тойды.

Зәкия карчык, караватының тутыккан тимер пружиналарын шыгырдатып, икенче ягына әйләнеп ятты.

— Шылтыратырыең… — диде Галим кыяр-кыймас кына.

— Әйттем ләбаса алмый дип. Син урамда чакта да әллә ничә җыйдым. Телефондагы марҗа үзенчә такылдап тик тора.

Аларга кесә телефонын уллары Гомәр биргән иде. Авылга кунакка кайткач калдырды ул аны.

— Мин бүген — Казанда, иртәгә — Мәскәүдә. Эшем шундый. Кесә телефоны аша хәбәрләшеп тормасак, тәмам югалтырсыз, — диде.

Галим белән Зәкия, калын кысалы күзлекләрен киеп, малайларының ян-ягына утырдылар да, җитди кыяфәт чыгарып, шул «тартма» ның кайчан телефон рәсеме уелган яшел төймәсенә, кайчан кызылына басарга кирәклеген өйрәнделәр. Тырышлыклары бушка китмәде: шул телефон аша алар, атнасына бер тапкыр булса да, газиз улларының тавышын ишетә башладылар. Зәкия карчык әйтмешли, бу уенчык, карт белән карчыкның балалары кебек үк, җанга якын тоелды. Алар аны инде төсе уңган, ишекләре асылынган шкафларының иң түрендә — яшь вакытларында икесе бергә төшкән кадерле фотолары торган урында гына тоттылар. Зәкия кибет тирәсендә йөреп кайтса да, Галим лапас тирәсеннән әйләнеп керсә дә, өй бусагасыннан атлап эчкә үтүгә, әйтелгән сүзләре бер булды:

— Телефон шылтырамадымы?

Соңгы тапкыр Гомәр белән атна-ун көн чамасы элек сөйләшкәннәр иде.

— Авылны сагындым. Сезне дә бик күрәсем килә. Яңа ел кичендә кайтам, көтегез, — диде уллары.

Моңарчы телефон аларга тугрылыклы хезмәт итте. Бүген генә менә, иң кирәкле вакытта һич тә элемтәгә кереп булмый үзе белән.

Галим, аптыраганнан гына, телевизорын кабызып җибәрде.

— Акыртмасаң ие шуны! Тавышы башка каба, сүндер! — дип мыгырданды карчыгы.

Һичнинди уйсыз бушлыкка карап утыра торгач, Галим бүген генә дә кат-кат укылган, инде җөмләләре ятланып беткән район гәҗитен янә кулына алды.

— Шыгырдатмасаң ие шуны! — дип кычкырып җибәрде бу юлы Зәкия карчык, башын мендәрдән калкытып.

«Һай, усал да соң син бүген, карчык», — дип уйлады эченнән генә Галим.

Хәер, Зәкия элек тә юашлардан түгел иде. Тик картая барган саен, аның холкы да кырысланганнан-кырыслана бара шикелле. Әле Галим ир уртасы чагында, тавышын күтәреп җикеренеп алгалаганда, Зәкиянең күзенә аз булса да курку йөгерә, зәһәре дә басыла төшә торган иде. Гомәрне ничек тыңлатырга белмәгәндә дә: «Әтиең ачулана», — дип, шелтәләп алгалый иде. Гомәр үсеп җитеп, авылдан чыгып китүгә, йортка Зәкия тулы хуҗа булды да куйды. Күршедәге җор телле Җәвит абзый, пенсиягә чыгып, «картлач» дигән исеме рәсми төс алгач:

— Галим, без, ирләр, балалар үстергәндә, җегәрле чакта гына дилбегәне үзебезчә уйнатабыз икән. Аркаңа бөкре чыккач, кияү-киленнәр янында фәрманны карчыклар бирә башлый икән, — дигән иде. Сүзләре раска чыкты. Өйдә икәүдән-икәү генә торып калгач, Зәкия карчык кирәксә-кирәкмәсә дә пырларга өйрәнде, Галимнән гаеп табарга гына торды. Кая ул элеккечә: «Ашың тозсызрак булган, чәең артык кайнар», — дип, җиңелчә генә төрттереп алулар! Алла сакласын, хәзер тузынып ташлый, гомер ишетмәгәнеңне ишеттерә.

Җәвит абзыйны бик хөрмәт итсә дә, аның белән бер тапкыр сүзгә килгәннән соң, һаман кичерә алмый Галим. Бервакыт аларның тавыклары, Җәвит абзыйлар әтәченә ияләшеп, йомыркаларын күршедә сала башлады һәм ике арада низаг килеп чыкты. Галим һич тә вакланырга теләмәгән иде. Бары Зәкиянең сүзен тыңлап кына, Җәвит абзыйга шул йомыркалар хакында сүз катты. Сүз арты сүз китеп, күршесе аның йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра салды:

— Сиңа, тавык тикшереп йөргәнче, Зәкияңне карарга иде. Гомәреңне үз балаң дип беләсеңме әллә? Суйган да каплаган зимагур Хәйдәр бит! Алма агачыннан ерак тәгәрәми, ди. Хәйдәрне атасы анасына калдырып киткән булса, ул да үз баласын бар дип тә белми. Гомәр дә нәсел гадәтен ташламый. Әнә ничә ел инде әле тегендә, әле монда бәргәләнеп йөри…

Атна буе Галим беркем белән сөйләшмәде. Зәкия карчык, тәмам аптырашка төшеп, ни уйларга белмәде: «Әллә алышындымы карт?»

Көннәр буе лапаста тулганган Галим колагыннан исә Җәвит абзый сүзләре китмәде: «Зимагур Хәйдәр малае!» Галим үсмер чагында да, егет булып җиткәч тә, кызлар күз уңында булмады. Эштән башканы белмәгән, яше утызның теге ягына чыккан Галим сазаган кыз исеме ябышкан Зәкиягә әнисе димләгәнгә генә өйләнде. Дөрес, ул чакта авылда, Зәкия Хәйдәрне көтә, зимагур гына аны алып китүне сузып йөри, дигән сүзләр таралган иде. Үзе дә бозау кебек юаш ир белән гомер кичергән әнисе гайбәтләрне колагына алмады – малае белән Зәкияне кавыштыруга иреште.

Коры иде Зәкия. Аннан битәр Галим хатынын сөеп кинәндермәде. Әллә шуңа Зәкия, Гомәрне тапканнан соң, башка бала алып кайта алмадымы, әллә теләмәдеме? Галим дә мәсьәләне кабыргасы белән куймады. Гомәр гаиләдә бердәнбер бала булып үсте.

— Ник әле мин тәрбияләп үстергән малай зимагур Хәйдәрнеке булсын ди? — Галим йодрыкларын йомарлады. — Шөкер, Зәкия тугрылыклы хатын иде, кеше телендә ул-бу ишетелмәде.

Мондый уйлар өермәсенең ахыры нәрсә белән тәмамланыр иде, билгесез. Шул атна ахырында Гомәр авылга кайтты. Аның уртачадан калкурак какча гәүдәсенә, ике колагы тырпаеп торган озынча башына, калын кашлары астына яшеренгән яшькелт күзләренә, әллә каян балкып торган ике эре куян тешенә сынап карап, ул малаенда үзенең егет чагын эзләде. Капкадан керә-керешкә Гомәр, елмаеп, ике кулын сузып:

— Исәнме, әти! — дигәч, аны хәсрәткә салган уйлары таралды да төште…

Шулай да Хәйдәр озак еллар чит җирләрдә яшәп, картлык көнендә авылга кайтып егылгач, Җәвит абзыйның сүзләре хәтеренә килеп, тагын бер үртәлгән иде ул. Урамда Хәйдәрне очраткач та, Гомәрне күз алдына бастырып, охшаш якларын эзләп, җанын телгәләде. Әнә зимагур Хәйдәр урам буйлап килә. Элек ул кордашларыннан бер башка озын булып аерылып тора иде, хәзер әнә шактый ук чүккән. Башын да элеккечә, менә мин кем, дип артка чөеп йөрми икән, карашын җиргә төбәгән. Көмеш йөгергән чәчләре әле куелыгын югалтмаган, чуалып-тузгып, тәртипсез булып маңгаена сибелгәннәр. Ябык иңсәләре авыр йөк күтәргәндәй салынып төшкән, шуңа да ул бөкресе чыккан бер гарипне хәтерләтә. Йөзен тирән эзле җыерчыклар сырып алган, чал кергән мыеклары нәүмизләнеп аска караган… Юк, бу һич тә аның янып торган малаена охшамаган! Көннәр үткән саен, үзен җиңә барып, Гомәрнең үзенеке икәнлегенә инанып, тынычланып калды. Хәзер зимагур Хәйдәр кызганыч бер бәндә иде аның өчен. Бичара, шәһәр арты шәһәр алыштырып та әллә ни мантымаган икән. Беркөнне кибет янында аның ирләргә зарланып торганын ишетте:

— Ярый әле, минем кан особый. Сирәк кешедә була торган группа. Акча бөтенләй калмагач, шуны больницага биреп, акча эшләштергәлим…

— Сиңа әйтәм, әй карт, дим, капкага орындылар бугай… — диде Зәкия карчык, ике кат салынган мендәрдән башын күтәрә төшеп.

Галим карт күлмәкчән генә ишеккә ташланды.

— Җил кага ла, — диде ул, әйләнеп кергәч.

Карчыгына кызганулы караш ташлады, һай, кинәт кенә йөрәге тотты шул үзен. Гомәрнең кайтуын көтеп, артык җилләнеп йөрүе ярамадымы, әллә буран башлангач, кан басымы кисәк күтәрелдеме — аңламассың. Иртәдән бирле урын өстендә ята.

— Гомәр кайтты бугай, — дип, кабат калкынды Зәкия карчык.

Чыннан да, ишек дөбердәткән тавыш ишетелде. Зәкия — каян көч тапкандыр — торып утырды да яулыгын рәтләргә кереште. Кагучы кеше — күрше Җәвит абзый малае — Мансур иде.

— Галим абзый, Гомәр машинасы белән ауган бит, — диде ул, Зәкия карчык ишетә күрмәсен дип, салкыннан туңган иреннәре арасыннан сүзләрен кысып чыгарды.

— Һай, балакаем, исәнме ул? — Каян ишеткән диген, Зәкия карчык ишек катына килеп басты.

— Исәнен исән. Хәле бераз авыррак. Берничә тапкыр әйләнеп, ахырдан баганага сыланган. Каны да шактый аккан…

— Кайда ул? — диде Галим карт, аны бүлдереп.

— Бальниста. Мин Казаннан кайтып килә идем, карасам — юл кырыенда машиналар өелешкән. Гомәрне шунда танып алдым. Алып киткәннәрен үзем күрдем…

— Һай, балакаем, Гомәрем!.. — Зәкия карчык илереп елый башлады.

— Аның хәле бик авыр бугай, Галим абзый. Әйдә, бальниска барыйк. Мин машина белән.

Галим карт ярсулы тизлек белән чөйдәге шактый тузган бишмәтен җилкәсенә элде, киез итекләрен киде дә, бүреген кулына тотып, Мансурга иярде.

— Син кая? Мин дә! — Зәкиянең кабалана-кабалана ишектән чыгып килүен күреп, Галим карт кире борылды.

— Галим абзый, соңга калмагаек, — дип кычкырды Мансур.

— Хәзер, хәзер. Карчык, син тынычлан, чәеңне әзерләп безне көтеп тор. Гомәр белән кайтып та җитәрбез, — дип сөйләнде ул һәм ачык ишектән урамга атылды.

Урамны кар баскан. Мансур машинасын авыл башында калдырган икән. Шунда кадәр ничек атлаганын, хастаханәгә кайчан килеп җиткәнне Галим карт хәтерләми. Юл буе кайсыдыр явызы зур, алагаем тимер торба белән башына сугып баргандай булды. Шул «даңк-доңк» килгән тавыш эчендә: «Ни өчен? Ник? Улым, Гомәр!» — дигән сүзләр бәргәләнде…

 

*     *     *

…Хастаханә ишеген кайчан ачып керде алар, сакта торган каравылчы аша ничек Гомәр яткан реанимация палатасына үтә алдылар — үзләре дә аңышмый тордылар. Мансур, Галим карт һәм аларны туктатырга тырышкан каравылчыны палата ишеге төбендә күреп, дежур табиб — ак халатлы, бер як бите буйлап озын гына җөй сузылган урта яшьләрдәге ир һәм шулай ук ак киемле шәфкать туташы бермәлгә югалып калдылар.

— Чү, тынычланыгыз, бар да яхшы, — диде кизү табиб. — Хәзергә чыгып торыгыз, комачаулыйсыз!

Шәфкать туташы Галим картның кулларыннан алып, Мансур җилкәсеннән тотып, сак кына ишеккә таба атладылар.

— Исәнме ул?! — дип сыкранды Галим карт.

— Тынычланыгыз, — дип, табиб сүзен кабатлады яшь кенә шәфкать туташы.

— Улым, Гомәр!..

— Тынычланыгыз, дим. Коридорда көтегез!

Озын тар коридордагы урындыкка чыгып утыргач та, Галим карт тынычлана алмады, аңа һава җитмәде, йөрәге какты, башы әйләнде.

— Ул күп кан югалткан. Без аңа резервтагы канны җибәрдек, яраларын бәйләдек…

— Исән калачакмы? — дип бүлдерде ул шәфкать туташын.

— Әлбәттә, — диде кыз. — Ул вакыт-вакыт аңына килеп ала. Акыллы егет икән, күзен ачкан арада үзенең кан төркемен әйтеп өлгерде. Улыгызда сирәк очрый торган кан — дүртенче төркем. Ярый әле хастаханәдә кан бар. Өстәвенә шул төркемдәге донорларны алырга машина җибәрдек, хәзер алар да килеп җитәр.

— Әйдәгез, канны миннән алыгыз! — диде Галим карт.

— Сезнең тәгаен дүртенче төркемме?

— Шулайдыр. Мин аның әтисе бит! Әйдәгез…

— Тынычланыгыз! Донорлар килеп җитә дидем бит.

— Мин аның әтисе, кан бер!..

— Туктагыз, зинһар… Алай гына түгел ул, абый, ата-ана белән баланың кан төркеме төрлечә булырга да мөмкин…

— Галим абзый, тынычлан, — дип сүзгә кушылды Мансур да.

— Миннән алыгыз! — дип үз сүзен тәкрарлады Галим карт. — Мин аның әтисе!

— Аның умыртка сөягенә һәм эчке әгъзаларына да зарар килгән. Хәзер баш табиб белән хирург та килеп җитәчәк, — дип пышылдады кыз Мансурның колагына.

— Нишләп сез миннән кан алмыйсыз? — дип сикереп торды миңгерәүләнгән Галим карт.

— Булды, Галим абзый, тынычлан, — дип, Мансур аны кире урынына утыртты.

Шәфкать туташы палатага кереп китте.

— Улым, Гомәр… — дип ыңгырашты Галим карт.

Шулчак коридорга шаулап бер төркем килеп керде. Алар арасында зимагур Хәйдәр дә бар иде. Килә-килешкә өс киемнәрен коридордагы урындыкка селтәп атып, күлмәк җиңнәрен терсәккә кадәр күтәрделәр.

— Сез менә монда керегез, — дип, ак халатлы ханым зимагур Хәйдәрне Гомәр яткан палатага кертеп җибәрде.

Галим карт, Мансурның кулыннан ычкынып, ук кебек ишеккә ташланды.

— Менә монда ятыгыз, — дип, кизү табиб Хәйдәргә Гомәр караваты янәшәсендә әзерләнгән урынны күрсәтте. Күзләрен палатаның ак түшәменә баккан килеш тын калган Хәйдәр тирәсендә табиб белән шәфкать туташы мәш килә башлады. Шулчак Гомәр авыр ыңгырашып куйды.

— Улым! — диде Галим карт, аңа атылып.

— Тынычланыгыз! Дәшмәгез! — диде табиб усал гына.

— Әти… Ә-ти…

— Гомәр!

— Ә…ти…и… — Соңгы көченә бер талпынды да Гомәр тынып калды. Авыраеп калган башы акрын гына Хәйдәр яткан якка салынып төште.

— Улым! — дип ыңгырашты Галим карт.

Куркып калган Хәйдәр күзен әле табибка, әле Галимгә, әле кызга йөгертте. Шәфкать туташы, тиз генә исен җыеп, Хәйдәр беләгенә шприцны кертә башлады.

Палатада тынлык урнашты. Бары Галим генә, мизгел эчендә тараеп, кечерәеп калган җилкәсен дерелдәтеп, бирчәйгән, яргаланган, сөякчел кулларын калтыратып, эзләре тагын да тирәнәеп киткән җыерчыкларын, кытыршы ияге һәм яңакларындагы ак төкләр арасына тәгәрәгән эре яшь бөртеген күрсәтмәскә тырышып, тавышсыз гына сулкылдый иде. Иреннәре исә ерактан, әллә кайдан ишетелгән кебек иңрәүле авазларны пышылдады:

— У-л-ы-м, у…л…ы…м…

Отец и сын

 

Снег валит стеной. Начавшийся с раннего утра буран к вечеру и не думает стихать. Вдобавок с каждым часом становится всё холоднее и холодней. Натянув по самые брови кроличью шапку, с головой укутавшись в плотный бешмет, сквозь который всё равно проступает нажитый непосильным трудом горб, тяжело подволакивая ноги, обутые в огромные, «подкованные» калошами валенки, дед Галим подходит к калитке, успевшей попасть в плотный снежный плен, распихивает ногами сугроб, отворяет покосившуюся створку, заставляя её при этом исполнить короткую, но очень жалобную песню, и, озлобленно скрипя слежавшимся снегом, выходит на улицу.

Деревня пустынна и безжизненна, лишь резвящиеся и соударяющиеся снежинки — единственные божьи создания, кто проявляет некое подобие жизни. Издалека, с того конца улицы пробивающийся сквозь густую паутину снега свет единственного фонаря на телеграфном столбе настолько тускл, что старик Галим с трудом его различил.

— Хорошо, что именно на въезде в деревню лампа горит, — то ли вслух произнёс он, то ли про себя подумал.

Ещё некоторое время дед, подставив тыльную сторону ладони под нещадно жалящую мошкару снега, вглядывается в ту сторону, но, так ничего и не разглядев, отправляется домой.

— Если и дальше так будет штормить, то к утру завалит нас по лысую макушку, — ворчливо бубня, он предусмотрительно распахивает настежь ворота. Словно только этого и ждали, хаотично мечущиеся вдоль улицы снежинки дружно рванули к ним во двор и, втянутые цепкохвостой воронкой смерча, летом выглядящей особенно устрашающе из-за плотных клубов всасываемой пыли, закружились в бешеном хороводе. А когда старик потянул на себя ручку двери, извивающаяся в такт завывающей музыке воронка приблизилась к нему и успела больно хлестануть по лицу, отправив вдогонку несколько залпов простуженного, кашляющего смеха.

 

*     *      *

— Не видать? — Бабка Закия в который раз за сегодняшний день задаёт этот вопрос.

— Нет, — еле слышно отвечает дед Галим. Непонятно почему, но он чувствует себя виноватым.

Старуха, проскрипев заржавленными пружинами кровати, переворачивается на другой бок.

— Позвонила бы, что ли… — нерешительно предлагает дед Галим.

— Сколько можно говорить, не берёт он трубку-то. Пока ты на улице был, я несколько раз набирала. Какая-то маржя* талдычит по-русски одно и то же.

Старикам сотовый телефон подарил их сын Гумар. Как-то, приехав погостить, он оставил им трубку:

— Сегодня я в Казани, а завтра — уже в Москве. Работа у меня такая. А вы теперь по этой трубке можете хоть каждый день мне звонить. С мобильником нам никакая разлука не страшна: и я за вас не буду волноваться, надеюсь, что и вы за меня ­тоже.

Галим и Закия, надев очки с толстыми «плюсовыми» линзами, подсели к сыну и с серьёзным выражением на морщинистых лицах выслушали инструктаж, а потом и на практике опробовали все возможные ситуации: когда им нажимать на кнопку с зелёненькой трубочкой, а когда с красненькой. Их усердие не прошло даром: хотя бы раз в неделю они слышали голос дорогого сыночка. Как сказала однажды Закия, эта игрушка стала старикам вторым ребёнком. Они держали трубку на самом почётном месте: за стеклом старого серванта с поблекшей полировкой и перекошенными дверцами, рядом с раскрашенными вручную фотопортретами времён своей молодости. Теперь старики, едва переступив порог дома после кратковременного отсутствия: кто в магазин сходил, кто по хозяйству хлопотал во дворе, перво-наперво спрашивали:

— Телефон не звонил?

Последний раз они разговаривали с Гумаром дней десять тому назад.

— Соскучился я по дому. И с вами очень хочу повидаться. Приеду вечером аккурат к новогоднему столу, ждите, — пообещал он в тот раз.

До сих пор телефон не подводил стариков. А сегодня, когда им так необходимо позвонить, не может соединиться.

Галим, не зная, куда приткнуться, включает телевизор.

— Куда так громко-то?! Выключи, по мозгам бьёт! — ворчит на него старуха.

Некоторое время поглазев отсутствующим, абсолютно пустым взглядом на темный угол комнаты, дед берёт в руки читанную-перечитанную районную газету, содержание которой знает почти наизусть.

— Расшуршался тут! — шипит на него Закия, отрывая голову от подушки.

«Ох и зла же ты сегодня, бабка, чисто змея», — костерит в душе жену дед Галим.

Правда, Закия и раньше-то не была тихоней. Но с возрастом её характер становится день ото дня суровее. Прежде Галим, будучи в мужской силе, прикрикнет, бывало, на жену разок, и та хоть ненадолго, но замолкала, подчинялась мужу-то. Закия, не зная, как приструнить расшалившегося Гумара, не раз стращала его отцовским гневом, от слов «Папа ругаться будет!» сын становился как шёлковый. А когда Гумар вырос и уехал из деревни, Закия как-то вдруг и сразу стала единовластной хозяйкой в доме. Острый на язык сосед Джавит-абзы, выйдя на пенсию и законно обретя звание «старикан», беседуя как-то раз на завалинке, сказал фразу, в мудрости которой удостоверился теперь и ­Галим:

— Слышь, сосед, оказывается, мы, мужики, можем дёргать вожжи так, как нам угодно, только пока молоды и полны сил, пока наши дети ещё не выросли. Но когда спины наши сгорблены, а в доме не протолкнуться из-за подселившихся зятьёв да невесток, то командовать начинают женщины.

Когда Галим с Закиёй остались одни, старуха начала вскипать по поводу и без, только и выискивала, в чём бы ещё обвинить Галима. И куда подевались прежние ласковые подколки: «А суп-то у тебя солоноват, а чай-то твой слишком горяч, уж не любовь ли тут, часом, замешана?» Боже упаси от её теперешнего характера: такого наговорит, что всю оставшуюся жизнь будешь отмываться.

Галим очень уважительно относится к Джавит-абзы, но после одной стычки никак не может простить ему обидные слова в свой адрес. Короче, галимовские куры, положив глаз на джавитовского петуха, что ни день убегали к нему на свидания и яйца тоже начали класть «за кордоном», вот из-за этого и разгорелась между соседями ссора. Галим, в общем-то, не собирался мелочиться. Но, послушавшись Закию, упрекнул Джавита-абзы в присвоении чужих яичек. Слово за слово, жезлом по столу, дошли до того, что сосед нанёс ему немыслимую рану:

— Чем курам под гузку заглядывать, тебе надо было за своей ненаглядной Закиёй получше присматривать. Ты до сих пор думаешь, что своего ребёнка на ноги поставил? Разуй глаза-то: Гумар ваш — вылитый шабашник Хайдар! Не зря говорят, что яблоко от яблони недалеко падает. В своё время отец Хайдара ушёл из семьи, оставив ребёнка на попечение матери, вот и он теперь пошёл по отцовским стопам. Да и Гумар тех же кровей, как я погляжу. Который год уже колотится лбом то в одну стену, то в другую и ни одной не прошиб…

Неделю Галим ни с кем не разговаривал. Бабка Закия не знала, что и думать, на кого погрешить: «Подменили, что ли, деда-то?»

В ушах целыми днями слоняющегося по двору Галима звенели слова Джавита-абзы: «Сын шабашника Хайдара!» Галим никогда не испытывал на себе томных женских взглядов, не был предметом их обожания ни в подростковом возрасте, ни в зрелом. Переваливший за тридцатник, ничего, кроме нескончаемой работы, не познавший в этой жизни Галим лишь с подачи матери женился на Закие, на лбу которой к тому времени уже успело проступить несмываемое, казалось бы, тавро «старая дева». Правда, по деревне шёл слушок, что Закия неспроста засиделась в девках-то, мол, она ждёт своего возлюбленного Хайдара, только вот шабашествующий рыцарь почему-то не спешит вскочить на белого коня, чтобы предстать «пред светлы очи ея». Прожившая всю жизнь с кротким и безропотным, как телёнок, мужем мать Галима не стала обращать внимания на сплетни да пересуды — женила сына на Закие.

Скупа на любовь оказалась Закия. Да и Галим особо не баловал в этом плане жену. Может, из-за этого Закия, родив Гумара, больше не захотела рожать, а может, здоровье ей не позволило? Галим вопрос о наследниках ребром не ставил. Так и остался Гумар единственным ребёнком в семье.

— С чего это мой сын, которого я вырастил и воспитал, оказался вдруг хайдаровским? — Галим сжал кулаки. — Закия, хвала Аллаху, честная женщина и верная жена, ни один человек не может сказать о ней ничего плохого.

До чего довела бы Галима свистопляска обжигающих мыслей, страшно даже представить, но в конце этой непростой для их семьи недели в деревню приехал Гумар. Всматриваясь в сухощавое, чуть выше среднего роста тело, в удлинённую лопоухую физиономию с внимательным взглядом зеленоватых глаз из-под густых бровей, в пару крупных заячьих резцов, издалека слепящих своими солнечными собратьями встречный люд, Галим пытался найти в сыне схожие с ним самим в юности черты или хотя бы чёрточки. Едва переступив порог родного дома, Гумар, обезоруживающе улыбаясь, приветственно протянул отцу обе руки:

— Здравствуй, папа! — И в ту же секунду жалящий рой чёрных мыслей куда-то улетел из отцовской головы, а вернее, улетучился…

Но когда Хайдар, устав скитаться по чужим краям, на старости лет вернулся в родной аул, в памяти Галима всплыли и слова Джавита-абзы, и причинённая этими словами обида. Встретив на улице Хайдара, он снова и снова изводил себя, мысленно сопоставляя престарелого шабашника с образом сына. Вот он опять идёт по их улице. Прежде выделяющийся в толпе односельчан своим высоким ростом, почти на голову выше остальных, Хайдар теперь стал значительно ниже, тянет, видать, к себе земля-то. И голова уже не столь гордо запрокинута, мол, посмотрите, кто перед вами, а взгляд всё больше под ногами шарит, будто чего-то там выискивает. Подёрнутые серебром волосы по-прежнему густы, но спутаны в невообразимый клубок на затылке, спереди же безобразными сальными сосульками спадают на глаза. Худые плечи обвисли, будто на них давит тяжеленный груз, из-за чего Хайдар кажется инвалидом-горбуном. Лицо изборождено глубокими морщинами, наполовину седые усы печально поникли… Нет, нисколько не похож этот старец на его пышущего здоровьем сына! С каждым днём всё больше убеждаясь в том, что Гумар — его родной сын, Галим в конце концов окончательно успокоился. Шабашник Хайдар вызывал теперь в нём только жалость и сострадание. Сменив столько городов в поисках лучшей доли, так ничем и не разжился бедолага. Однажды Галим собственными ушами слышал, как Хайдар возле магазина сетовал на жизнь местной шатии-братии:

— Хорошо, что у меня кровь особенная. Редкой группы. Когда деньги кончаются, я подрабатываю сдачей крови…

— Эй, дед, оглох, что ли, кому я говорю-то, стенам? Кажется, к нам кто-то стучится… — кричит на старика Закия, приподняв голову над снежным холмом двойной подушки.

Дед Галим бежит за дверь в одной рубашке.

— Это ветер стучит, — говорит он, вернувшись.

Он озабоченно смотрит на жену: у неё же сегодня сердце внезапно прихватило. То ли продуло её, пока стояла на улице в ожидании Гумара, то ли из-за бурана давление резко подскочило, в чём причина — непонятно. С самого утра с кровати не встаёт.

— Кажется, Гумар приехал, — опять приподнявшись над подушками, говорит Закия.

И вправду слышен стук в дверь. Закия — и откуда только сил взяла? — садится на койку и поправляет платок. В дверном проёме — Мансур, сын соседа Джавита-абзы. Жестом подозвав хозяина, он говорит, медленно цедя слова сквозь замёрзшие губы, чтобы, не дай бог, не услышала бабка Закия:

— Галим-абзы, Гумар перевернулся.

— Ох! — коротко выдохнула Закия. Как она расслышала этот шёпот, непонятно? — Он жив?

— Жив-то жив, но состояние тяжёлое. Машина несколько раз кувыркнулась, а потом ещё и в столб врезалась. Крови много потерял…

— Где он? — оборвав Мансура, спрашивает Галим.

— В больнице. Я из Казани возвращался, вижу — у обочины скопились машины. Гумара я сразу ­узнал. Своими глазами видел, как его увезли…

— Ох, сыночек мой, Гумар!.. — запричитала-заплакала Закия.

— Его состояние, как я понял, очень тяжёлое, Галим-абзы. Айда, поедем в больницу. Я на машине.

Дед Галим одним движением срывает с крючка видавший виды бешмет и накидывает на плечи, обувает валенки, хватает шапку и выходит вслед за Мансуром.

— Ты куда? Я с тобой!

Увидев, что Закия на подламывающихся ногах выходит в дверь, дед Галим возвращается.

— Галим-абзы, не опоздать бы, — кричит Мансур.

— Сейчас, сейчас. Карчык**, ты успокойся, пожалуйста, поставь чайник на огонь и жди нашего возвращения. А мы с Гумаром не заставим тебя долго томиться, — наставляет он жену и уходит.

Вся улица укрыта толстым слоем снега. Мансур, оказывается, оставил машину на въезде в деревню. Как дошёл до автомобиля, сколько добирался до больницы, дед Галим не помнит. Всю дорогу его будто кто-то бил по голове большой железной трубой. Противный болезненный гул «данк-донк-данк» перемежался отчаянными вскриками: «За что? Почему? Сынок, Гумар!»

 

*     *     *

…Как они вошли в больницу, как прорвались через пост и достигли реанимации, в которой лежал Гумар, — они и сами не поняли. Увидев врывающихся в палату Мансура, старика Галима и упорно пытающегося задержать их охранника, дежурный врач — мужчина средних лет с длинным шрамом вдоль щеки, облачённый, как и положено, в белый халат, и медсестра в таком же белоснежном одеянии на несколько мгновений замерли в растерянности.

— Чу, успокойтесь, всё хорошо, — сказал им дежурный врач. — А сейчас выйдите, пожалуйста, не мешайте работать!

Медсестра, взяв за руку с одной стороны, а Мансур — подхватив под локоть с другой, осторожно вывели старика в коридор.

— Он жив?! — с мольбой в голосе спросил её дед Галим.

— Успокойтесь, — повторила девушка слова врача.

— Сынок, Гумар!

— Успокойтесь, умоляю вас. Ждите в коридоре!

Присев на стул в длинном узком коридоре, дед Галим всё равно не смог успокоиться, ему не хватало воздуха, сердце его бешено колотилось, голова безудержно кружилась.

— Он потерял много крови. Мы влили ему порцию крови из резерва, перевязали раны…

— Он выживет? — перебил дед медсестру.

— Конечно, — ничуть не сомневаясь, ответила девушка. — Он время от времени приходит в сознание. Умница он у вас, очнувшись, сумел даже вспомнить и назвать нам группу своей крови. Очень редкая, кстати, — четвёртая. Хорошо, что в больнице был достаточный запас крови. Вдобавок мы послали машину за донорами, у которых такая группа, скоро они должны подъехать.

— Чего их ждать, возьмите у меня! — предложил дед Галим.

— А у вас точно четвёртая группа?

— Наверное. Я же его отец! Ну же, берите…

— Успокойтесь! Я же сказала вам, доноры подъедут с минуты на минуту.

— Я его отец, кровь у нас одинаковая!..

— Остановитесь, умоляю... Не всё так просто, абы, у детей кровь не всегда совпадает с родительской...

— Галим-абзы, успокойся, — пришёл на помощь Мансур.

— Берите у меня! — настаивал на своём дед Галим. — Я его отец!

— У него и позвоночник, и внутренние органы повреждены. Сейчас должны подойти главврач и хирург, — украдкой шепнула Мансуру медсестра.

— Почему вы не берёте у меня кровь? — вскочил со стула обезумевший от горя старик.

— Хватит, Галим-абзы, успокойся, — усадил его на прежнее место Мансур.

Медсестра удалилась в палату.

— Сынок, Гумар... — простонал дед Галим.

В эту минуту в коридор вошла группа шумно переговаривающихся людей. Среди них был и Хайдар. Они, на ходу скинув с себя верхнюю одежду, сложили её на стул и торопливо засучили по локоть по одному из рукавов.

— Вам сюда, — завела медсестра в палату, где лежал Гумар, Хайдара.

Дед Галим, вырвавшись из рук Мансура, пулей метнулся к двери.

— Ложитесь. — Дежурный врач показал на приготовленную возле кровати Гумара кушетку. Возле Хайдара, уставившегося безразличным взглядом в белый больничный потолок, засуетился дежурный медперсонал. В эту минуту раздался тяжёлый стон Гумара.

— Сынок! — хрипло вскрикнул дед Галим и подался ему навстречу.

— Успокойтесь! Не окликайте его!

— Папа... Па-па...

— Гумар!

— Па...па, — выговорил из последних сил Гумар и смолк. Отяжелевшая голова медленно повернулась в сторону лежащего рядом Хайдара.

— Сынок! — пересохшим ртом пролепетал дед Галим.

Перепуганный Хайдар цеплялся беспомощным взглядом то за врача, то за Галима, то за медсестру. Медсестра, быстро обретя спокойствие, начала вводить иглу шприца в вену Хайдара.

В палате воцарилась тишина. И только Галим, съёжившись в дрожащий комочек, трясущимися заскорузлыми ладонями смахивая слёзы с дряблых щёк, изрезанных глубокими морщинами, беззвучно всхлипывал, отвернувшись к стене. С его губ, словно далёкое, неведомо откуда доносящееся эхо, срывалось несвязное:

— Сы-ы-н-о-очек, с...ы...н...о...к...

Рейтинг@Mail.ru