Тысячи
литературных
произведений на69языках
народов РФ

Диванá

Автор:
Рустем Галиуллин
Перевод:
Наиль Ишмухаметов

 Дивана

Остазларыма!

 

Дивана болын буйлап атлады да атлады. Киң, иркен үзәнлекләр аша үтте, калкулыкларга менде, түбәнлекләргә төште. Һәркайда ул чәчәкләр эзләде: табигатьне ямьләндереп балкыган, үзенә чакырып торган гүзәллеккә карап сокланып туя алмады; аларны учына алып иркәләде, таҗларыннан сыйпады; чәчкәләрдән аңкыган саф, яшәү дәрте бөркелеп торган керсез хушлыкны кабат-кабат күкрәгенә йотты... Дивана, мондый матур да, саф та чәчәкләрне күреп, рухи канәгатьләнү кичерде. Ул илһамланды, күзендә өметле чаткылар биеште.

Еш кына аның юлында төссез чәчкәләр дә очрады. Ерактан матур булып ялтырыйлар үзләре; кояш нурлары да аларны яратып иркәли сыман, әмма якынлаша барган саен, ул чәчкәләрнең салкынлыгы җанны куырып ала. Берсеннән-берсе матур күренгән таҗларга кагылуга өшеп киткәндәй буласың. Берьяклы ялтырауга алданудан йөрәк сулкылдый, күңел төшә. Дивана андый чәчкәләр тирәсендә тоткарланмады, аларны бөтенләй күрмәмешкә салышты. Болын буйлап алга атлаганда, ул мондый чәчкәләрнең бик күп икәнлеген күрде. Адымнары арта барган саен, Дивана төссез чәчәкләр арасыннан табигый матурларны сайлап алырга өйрәнде.

Ә болын зур. Ул иге-чиге булмаган үзе бер Галәм. Дивана болынның һәр аланын, һәр үзәнен, һәр ерымын, һәр калкулыгын өйрәнә-өйрәнә барды да барды. Кайчак табигый чәчәкләре аеруча күп булган җирләрне очратты. Монда ул бик озак юанды. Ул җирдәге күңеленә ятышлы һәр чәчкәне җентекләп күзәтте, һәммәсенә дә игътибарын биреп, соклануын тыя алмыйча, үзен гүя очып йөргәндәй хис итте. Шулчак Дивана күзгә күренеп яшәрә, матурлана, аннан илаһи бер дәрт бөркелә башлый. Әйтерсең лә ул шифаНолы чәчәкләрдән нектар җыйган бал корты! Әнә шулай рухланып, юлын дәвам итә. Дивана, еш кына тар сукмакларга адашып кереп, алабута, тигәнәк, әрем ише чүп үләннәре сырып алган куе әрәмәлекләргә дә юлыккалады. Шулар арасыннан чәчәкләр эзләде. Ни гаҗәп: мондагы чәчкәләрнең күбесе шиңгән, аларның сабаклары бөгелгән, таҗлары аска иелгән. Алар шушы җирләрнең хуҗалары күләгәләрендә боегып утыралар. Дивана шаккатты: кояш нуры үтеп керә алмаган шушы әрәмәлектә дә искиткеч гүзәл чәчкәләр бар! Әмма аларның язмышы шул әрәмәлек белән бәйләнгән шул. Дивана мондый чәчкәләрне кояш нурларыннан дәрт алган якты аланнарга — үз ишләре янына гына бик күчертеп утыртыр иде дә бит, тик алар шушы әрәмәлектә шытып чыккан һәм шунда тамыр җәйгән. Тигәнәк, алабуталы әрәмәлек — ул чәчкәләрнең туган җире...

Дивана бик күп йөрде. Сәфәре озак булды аның: инде чәченә көмеш йөгерде, йөзендә тирән сырлы җыерчыклар пәйда булды, карашы җитдиләнде, үз аланын сагынудан күзенә моңлы сагыш иңде. Дивана үз чәчкәләренә таба юл алды.

Менә ул иркенлеккә килеп чыкты. Мондагы матур чәчкәләрнең исәбе-хисабы юк. Ничек кенә ялтырамый алар: күзне камаштыра торганнары да, таҗлары ачылып бетмәгәннәре дә, гүзәлләре дә, ямьсезләре — йолкып ташлыйсы килгәннәре дә бар. Монда да тигәнәк, билчән кебек үсемлекләр күп. Алар үзләрендә бернинди кимсенү тоймыйлар: байтагы ялтырап торган чәчкәләр белән уралып кочаклашканнар, туганлашканнар. Табигый чәчкәләр бер тирәдәрәк урнашкан, алар шушы җирлеккә ямь биреп балкыйлар. Дивана бу иркенлекнең төрле җирен күрде. Кайдадыр чүп баскан: анда бер чәчкә очратырга зар-интизар булырсың. Күп җирдә чәчәкләрнең таҗлары сабакта килеш корып утыра. Аларны кояшның көйдергеч нурларыннан саклаучы, сусаган тамырларына су сибүче, усал җилләрдән ышыклаучы да, бу изге эшләргә алынырга җыенучы да күренми. Дивана боекты. Аның күңеле рәнҗеде. Тик ул бу чит-ят җирдә кала алмый иде. Ул үз аланын эзләде.

Дивана, үзенә таныш җирләрне ерактан ук күреп, дулкынлануын тыя алмый йөгерде дә йөгерде. Аның күңелендә сөенечле авазлар, туктаусыз яңгырап, тавыш бирде. Ул аланга илтә торган сукмакның сикәлтәле икәнен дә сизмәде. Кайчандыр олы юл булган тар сукмаклар аны үзәнлеккә алып төшеп, туган аланына китереп җиткерде. Дивана шатлыклы хисләр ташкынында бик озак басып торды. Таныш иде, якын иде, туган иде аңа бу алан! Ул, тынлыкның тавышсыз кайтавазына сихерләнеп, алан буйлап карашын йөгертте. Монда аллы-гөлле чәчәкләр күп иде! Дивана шул чәчкәләр белән тизрәк күрешергә, аларның саф, дәртле, табигый сулышын тоярга теләде. Әмма ул арткарак чигенде һәм тар сукмак буйлап өскә күтәрелде. Юк, Дивана беркая да китмәде. Ул хәзер аланны биектән күзәтеп ләззәтләнәчәк. Ул аланның калку булып торган ягына күз ташлады. Анда Түгәрәк күл ялтырап ята иде. Талгын җил иркәләүдән күлгә каз тәне чыккан сыман. Әйтерсең лә бу иркәләүләрне ул ошатмый. Дивана карашын күл ярларына күчерде. Ни хикмәт: аланда чәчәкләр күп булса да, күл янында алар бармак белән генә санарлык. Иң гаҗәбе шул: таҗларын киереп утырырга тиешле бу чәчәкләр төссезләнеп, корып маташалар. Урын иркен булса да, аларның бер-берсеннән шушы җирне күпсенүе сизелеп тора. Алай гына түгел, ул чәчкәләр шушы ямьле җирне үзләреннән үзләре көнли иде! Дивана үз күзенә үзе ышанмады: ничек инде болай булырга мөмкин? Мондый бәрәкәтле җирдә алар балкырга, аланга ямь өстәп, табигый ялтырарга тиеш түгелләрме соң? Дивана авыр уйга калды. Кинәт ул күл буе чәчкәләрен сырып алган чүп үләннәрен күрде. Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Ул чәчкәләргә әнә шул хәшәрәтләр комачаулый икән бит! Кайчандыр бик матур булып балкыган ул чәчәкләрнең коруының, табигыйлекләре югалуның сәбәбе дә тигәнәк, алабуталар белән катнашуындадыр.

Дивана үзе дә сизмәстән күл буена йөгерде. Тизрәк барып җитеп, әнә шул корткычларны өзеп атарга, тамырларын корытырга ниятләде ул! Килеп җитүгә таң калды: чәчәкләр чүп үләннәренә шулкадәр уралып беткән ки, алабутаны йолкыйм дисәң, һичшиксез, чәчкәнең дә гомере өзеләчәк иде. Ул бу корыган чәчәкләр тирәсендә шытып килгән яшь чәчкәләрне дә күреп алды. Аларның ялтыравы күзләрне камаштыра, тик алар, ни кызганыч, төссез һәм табигый түгел иде... Дивананың күңеле елады. Ярый әле, тамырыннан ук чүп үләннәрен иш иткән мондый яшь чәчәкләр санаулы гына иде.

Ул, нишләргә белмичә, бик озак басып торды. Аның тизрәк күл яныннан китәсе, мондагы һәлакәтне күрүдән котыласы килде. Дивана нурсыз чәчкәләргә ачулы-ярсулы, шул ук вакытта кызганулы караш ташлады һәм, адымнарын куалап, күл яныннан китте.

Алан чәчкәләргә бай иде. Аларның һәммәсе дә үзенә бертөрле булып балкый, һәркайсына үзгәлек хас иде. Зур бер түтәлне хәтерләткән чәчкәләр аланын төрле яклап алабута, тигәнәк, әрем уратып алган: алар аша җайлы гына үтәм димә. Болар чәчкәләр белән тышкы дөнья арасындагы элемтәне өзәр, буар өчен махсус чәчеп үстерелгән кебек. Дивана кыенлык белән генә шул чүп үләннәре каршылыгы аша чәчәкләр дөньясына үтеп керде. Ай-һай-һай! Нинди матур чәчәкләр!

Ул аларны күзәтеп хушланды. Араларында ниндиләре генә юк: инде таҗлары коелып бетә язганнары, күкрәп утырганнары да, яңа шытып килгәннәре — һәммәсе дә бер булып укмашкан. Дивана моңа сөенде. Чәчәклек аланын чүп үләннәре сырып ала алмаган иде. Шулай да алар да аз түгел. Аларга урын биргән чәчәкләр исә төсен җуйган. Әмма Дивана моңа игътибар итмәде. Табигый чәчәкләрне күрү сөенеченнән ул шушы кече аланны уратып алган чүп үләннәре рәтенең һаман да куелана һәм биегәя баруын, аның мәйданын кысуын, тарайтуын, кечерәйтүен дә сизмәде. Шулай да ул чәчәкләр таҗыннан чагылган сагышны, моңсулыкны тойды. Чәчәкләр гүя бер-берсенә тартылалар кебек иде. Бердәнбер көнне алар барысы да зур бер букетны хасил итеп укмашып бетәрләр дә шушы читлек эченнән, күл буйлап, уңдырышлы туфракларга таралышырлар төсле тоела...

Дивана, аландагы сәламәт чәчәкләр тирәсенә елышкан яшь сабакларны күреп алып, тизрәк шунда ашыкты.

Алар таҗлары күңелне хушландырып балкыган табигый чәчәкләр белән бергә аерымрак булып торалар.

Якын-тирәдә чүп үләннәренең эзе булмаса да, тагын да шомлы, ерактан тагын да куерак күренәләр. Дивана сөенеченнән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды: бик тиздән табигатьне матурлыгы белән сөендерәчәк яшь чәчәкләр аз түгел иде! Тик нигә соң аларның сабаклары ныгып китмәгән дә, нигә соң аларның таҗлары тиешенчә ачылып җитмәгән? Дивана, җиргә чүгәләп, чәчәкләр сулышын тыңлады. Су кирәк бит аларга, су!

Тамырлары ныгып китсен өчен, таҗларының матурлыгын күрсәтер өчен, бу яшь чәчәккәйләргә су җитми!

Кояшның җылы нурлары белән сөешү, күрешүгә, сахра җиленең иркә, шифалы дулкыннарында тибрәлеп ирек тәмен тояр өчен, чүп үләннәре комачаулый! Дивана бармакларын йодрыкка җыеп, ярсуыннан сикереп торып басты! Карасана: яшь чәчкәләр генә түгел, таҗлары ачылганнары да шулай ук тилмерә икән бит!

Ул чүп үләннәре диварын сөзеп чыкты да күл буена ашыкты. Чәчкәләр су сорый! Ул, ике учын киң җәйгән килеш, су алырга дип сак кына күлгә якынлашты. Бу ни бу? Дивана күлгә якын килә алмый интекте, аягына сарылган чүп үләннәре аңа атларга комачаулады. Аларны ботарлап кына ташлар иде дә чүп үләннәре белән уралышып беткән ялтыравык-корыган чәчкәләрне ялгыш йолкудан курыкты. Инде үзләре дә чүп үләннәренә охшый башласалар да, алар да бит — теге аланлыктагы чәчкәләрнең туганнары. Алар да бит кайчандыр табигый, саф булып балкыганнар, тирә-юньгә матурлык таратканнар. Тик ул аланлыктагы таҗлары сирәгәйгән чәчкәләрнең күбесеннән ниндидер бер яктылык сизелсә, болардан салкынлык бөркелә иде.

Дивананың күл тирәсендәге сирәк-мирәк чәчкәләрнең берсен дә таптыйсы килмәде. Аякларын шудырып кына бик акрынлык белән алга баруын дәвам итте. Нәрсә бу? Инде таҗлары тәмам коелган, берүзе нинди дымлы җирдә — күлгә терәлеп үк утырган корыган чәчкә, аумакай җил иркенә ияреп, аның юлын бүлә түгелме? Дивана никадәр генә азапланса да, ул таз чәчкә яныннан үтә алмады. Таҗлары тәмам коелган чәчкә аңа бер генә тамчы да су бирергә теләми иде. Тәмам аптырашка калган Дивана күлгә икенче яктан килеп карады. Төсен тәмам югалткан, корыган агач ботагына охшап калган чәчкәнең рәхим-шәфкатенә өметләнде ул. Тик юкка: монысы да аңа юл бирмәде. Ул нишләргә белмичә гаҗизләнде. Хәсрәткә төшкән Дивана күлнең бер ярындагы ике чәчкәнең кымшанып куюын күрде. Гүя алар аңа эндәште. Ул, сулышына кабып, шул тарафка йөгерде. Монда, бер-берсенә таянып, ике чәчкә басып тора иде. Алар да корый-кибә башлаган, әмма алардан табигыйлек бөркелә иде әле. Алар чүп үләннәренә бирешмәгән, мөстәкыйль булып утыралар. Үзләре күл буеның иң ямьле урынын биләп алганнар. Дивана үз күзенә ышанмады: чәчкәләр, икесе ике тарафка каерылып, аңа юл бирә түгелме?

Ул, көтелмәгән ярдәмнән каушап, бераз кузгала алмый торды. Аннан, күлгә иелеп, ике учын тутырып, су алды да тизрәк аланлыкка таба атлады. Менә сиңа мә: яшь чәчәкләргә юл моннан якынрак икән бит! Дивана артына борылып карады: әлеге ике чәчәккә нур иңгән сыман иде. Тик алар тирәсендәге чүп үләннәре тагын да куера төшкән, аларның ишләре — корыган чәчәкләр исә тагын да шөкәтсез ялтырый башлаганнар!

Ул, аланлыкка керүгә, табигый яшь чәчәкләр янына атлады. Иң сафларын, иң гүзәлләрен сайлап алып, аларны сихәтле су тамчылары белән коендырды. Шулчак гаҗәп хәл булды: яшь чәчкәләрнең таҗлары күзгә күренеп матурланды, сабаклары ныгыды, алар күкрәп күтәрелә башлады. Ул тирәдәге чүп үләннәре дивары да чүккән, артка чигенгән сыман тоелды. Дивана, бу күренештән шатлыгына уралып, чүп үләннәрен таптый- таптый, кабат күлгә йөгерде:

— Чәчәкләр су сорый! Аларга кояш нуры, ирекле җил кирәк!

Аның тавышы аландагы барлык чәчкәләрне дә уятып җибәрде. Тамырларына яшәү дәрте йөгергән яшь чәчкәләр күзгә күренеп ишәя башлады...

...Аланга үз артыннан өермәдәй кара тузан болытын ияртеп, кап-кара тәрәзәле кара «джип» килеп туктады. Сулышны кыса, тынны буа торган тузан болыты алан буйлап таралып, куелыгын югалтуга, «джип»ның алдагы ишегеннән кап-кара кәчтүмле, шакмакны хәтерләткән зур башлы бер әзмәвер чыкты. Ул тыштан көзге сыман ялтыраган кара күзлеген бер бармагы белән борын очына табарак тарта төште дә мизгел эчендә тирә-юньне өйрәнеп алды. Аннары машинаның арткы тәрәзәсе янына килде дә, башын ия төшеп, үзенә килешмәгәнчә, гәүдәсенең билдән югары өлешен ясалма рәвештә алга таба янтайтып, ишекне киң итеп ачты. Аннан тагын бер әзмәвер: түгәрәк симез башлы, юантык гәүдәле бер адәм сикереп төште. Ул, күзләрен кыса төшеп, юан беләген аланга таба сузды да, ачу белән теге әзмәвергә текәлеп, үпкәсеннән гөбердәп күтәрелгән һаваны авыз кырыеннан теләмичә генә бүлеп чыгарды:

— Кем анда?

— Кайда, хуҗам?

— Күл янында, дим, аңгыра!

Әзмәвер дә, юантык адәм дә күлдән кушучлап су алып, шуны чәчәкләргә сибеп йөргән Дивананы күзәттеләр.

— Нишли ул дивана?

Хуҗасының соравындагы кинаяне үзенчә аңлап, әзмәвер кыныдан наганын тартып чыгарды.

— Рөхсәт итегез, хуҗам? — диде ул, бәйдәге этнекен хәтерләткән карашын юантык адәмгә текәп.

— Аңгыра! Юләр ич ул, күрмисеңмени? Болай да куып җибәрәбез аны!

Ул, аяк астындагы чәчәкләрне сыта-сыта, күл буена якынлашты. — Әй, дивана, нишлисең монда?

Дивана әзмәвернең сүзләрен ишетмәде. Ул һаман да сөенеченнән нидер сөйләнә-сөйләнә, чәчкәләргә күлдән су ташый иде.

Юантык адәмнең Диванага ачуы килде. Маңгай уртасында зәңгәрләнеп күпереп чыккан кан тамырларын тагын да кабартып, бар көченә кычкырды:

— Ахмак, юләр, дивана! Нишлисең монда-а?! Бер чәчкәнең таҗларыннан сыйпый-сыйпый су белән коендырган Дивана, ят тавышка сискәнеп, башын күтәрде. Ике чит кешене күреп, ул каушап калды.

— Минем җиремдә нишлисең син, дивана? Юантык адәмнең соравы җавапсыз калды.

— Мина, шартлаткычлар куеп маташмыймы икән бу, юләрбаш?

Диванага якынлашкан әзмәвергә юантык адәм күзенең агы белән карап куйды, теге суларга да кыймый тын калды.

— Син, дивана, телсез мәллә? Ник җавап бирмисең? Минем җиремдә нәрсә эшлисең? Дивана юантык адәмгә гаҗәпләнеп карады.

— Синең... җиреңдә?

— Әйе, минем җир! — диде тегесе, башын артка чөя төшеп. Аннары, кабалана-кабалана, кәчтүм кесәсеннән әллә ничә мөһерле кәгазьләр тартып чыгарды. — Менә күз сал, дивана: бу язулар минем шушы җирләрнең хуҗасы икәнлегемне раслый!

Дивана саннар, хәрефләр бергә буталышып беткән кәгазьләрдәге язулардан берни дә аңламады.

— Бу чәчкәләрнең хуҗасы юк. Алар — ирекле. Бу кәгазьләреңдәге мөһерләр — барысы да ялган. Юантык адәмнең мизгел эчендә күзенә кызыллык йөгерде.

— Нәрсә сөйлисең син, дивана? Кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме, ахмак? Хәзер үк олак минем җирләремнән!

Әзмәвер Дивана янына ук килеп басты да хуҗасыннан фәрман көтә башлады.

— Ә бу чәчкәләр... Синең хуҗа икәнлегеңне танырмы соң?

Юантык адәм шаркылдап көлә башлады. Аның маңгаен урталай бүлеп кабарган кан тамыры менә- менә шартлар кебек тоелды.

— Ха-ха-ха! Дивана тек дивана! Ха-ха-ха! Чәчкәләр танырмы, диме?

Юантык адәм бик озак хихылдады. Аңа ярарга тырышып, әзмәвере дә җилкәләрен сикертеп, иреннәрен кыегайтып маташты. Көлүдән туктагач, юантык адәмнең күзендә усал очкыннар кабынды.

— Миңа чәчкәләреңнең кирәге бер тиен! Аңладыңмы?! Мин бу аланны сөрдерәм! Монда аларның эзе дә калмаячак!

Дивана имәнеп китте.

— Нәрсә дидең? Бу чәчкәләр — җирне матурлаучылар. Аларга су сибәргә, аларны үстерергә кирәк...

— Ха-ха-ха! Син мине дә үзең шикелле дивана дип белдеңме? Монда тиздән затлы сарай калкып чыгачак.

Без аны күл буена ук терәп салачакбыз. Ә бу урынны, — ул чәчәкле аланга төртеп күрсәтте, — кәеф-сафа кору урыны итәчәкбез. Бәлки, анда хоккей уйнарбыз, бәлки, туп тибәрбез. Атлар, кешеләр йөгертә торган ише нәрсә булуы да ихтимал...

— Юк-юк! — Дивана үзен үзе белештерми кычкырып җибәрде. Аннары чәчәкләргә таба йөгерде. Аларны күкрәгенә кысты да пышылдады: — Мин сезне беркемгә дә бирмим, чәчәккәйләрем. Сез әле күкрәп үсәчәксез, матурлыгыгыз белән безне сөендерәчәксез, шифалы сулышларыгыз белән җаннарыбызга дәва булачаксыз... Юантык адәм белән әзмәвер аңа аптырап карап тордылар.

— Нишли бу дивана? Җитте, булды! Хәзер үк аны моннан олактыр. Аяк-кулларын бәйләп, машинага салыйк та, берәр урман тирәсендә төшереп калдырырбыз. Шунда адашып, диваналанып йөрсен! Мине зур эшләр көтә, бу тилебашлар аяк чалырга тиеш түгел! Әзмәвер аның сүзләре тәмамланганчы ук, Дивана янына уктай атылды. Көрәктәй куллары белән эләктереп, машинага таба сөйрәде.

— Җибәр мине! Чәчәкләрем... Юантык адәм аланны бер кат күздән кичереп, тынычланып, машинага кереп утырды.

— Чәчкәләрем корыячак! Җибәрегез мине! Әзмәвер Дивананың аяк-кулларын ычкынмаслык итеп ныгытып бәйләп бетерде.

— Кузгалыйкмы, хуҗам?

— Киттек әйдә! Бу дивана белән матавыкланып болай да күпме вакытымны әрәм иттем.

Әзмәвер кул-аягы тышаулы Дивананы машина эченә ыргытты.

— Калдырыгыз мине! Чәчәкләрем...

— Кипсеннәр, корысыннар, шиңсеннәр! Алар безгә теләгәнчә яшәргә комачаулый! Синең кебек диваналар бигрәк тә...

Шулчак күк күкрәде, яшен яшьнәде.

— Ку әйдә! — диде юантык адәм әзмәвергә. — Тизрәк асфальтка басыйк. Юкса батып калуыбыз бар... Төргәктәй бөгәрләнеп яткан Дивана кымшанып куйды.

— Күк күкри! Яшен яшьни! Хәзер яңгыр явачак! Чәчкәләр күтәреләчәк!

Ул арада беренче тамчылар тама да башлады. Тып- тып-тып... Әзмәвер машинаның тизлеген арттырганнан- арттырды.

Чәчәкле аланнан ашыга-ашыга ераклаша барган кара машинада кул-аяклары бәйләнеп ташланган Дивана

— Шагыйрь иде...

Диванá*

Моим наставникам

 

Дивана шагал себе и шагал куда глаза глядят. По широким долам, по холмам да по низинам. И всюду он искал глазами цветы: радовался и никак не мог нарадоваться манящей красоте природы и её главному украшению — цветам; сгребал в пригоршню распустившиеся бутоны и нежно разговаривал с ними, гладил лепестки; снова и снова вдыхал полной грудью их чистый, животворный аромат... От изобилия цветов, от их натуральной красоты Дивана испытывал настоящее духовное наслаждение. Он вдохновился, его глаза теплились надеждой.

Часто ему попадались и обманчивые, безликие цветы. Издалека они очень красиво переливались и сверкали; казалось, это солнечные лучи ласкали их, отдавая тепло и нежность; но по мере того как Дивана приближался к ним, в душу закрадывался холодок отчуждения.

Прикосновение к красивейшим соцветиям обжигало пальцы морозом. От понимания призрачности их блеска тревожилась душа, настроение портилось. Дивана не задерживался возле таких цветов, старался вообще не замечать их. Переходя от одной поляны к другой, он подметил: всё-таки обманок очень много. С каждым его шагом крепло умение распознавать крупицы природной красоты в разливанном многоликом море.

А просторы и вправду огромны. Это настоящая бескрайняя Вселенная. Дивана шагал и шагал себе, изучая каждую ложбинку, каждый овражек, каждый пригорок. Иногда ему попадались поляны, особенно густо усыпанные полевыми цветами. В таких местах он задерживался надолго. Он подробно рассматривал понравившиеся ему цветы, ни один не обделяя вниманием, от переполняющих эмоций он ощущал себя невесомой бабочкой, парящей над бутонами. Дивана молодел и преображался буквально на глазах, лицо его похорошело и светилось каким-то неземным счастьем. Можно подумать, он — медоносная пчела, собирающая нектар и пыльцу! Вот так, на подъёме, с вдохновением он продолжал путь.

Частенько неприметные тропинки заводили Дивану в непроходимые дебри, густо заросшие лебедой, колючим репейником, удушливой полынью и прочими сорняками. Он и там искал цветы. Странно: листва у многих растений квёлая, стебли болезненно искривлены, соцветия поникли. Цветы грустили в тени хозяев этих земель. Дивана удивлялся: здесь, в зарослях, куда не проникают солнечные лучи, тоже встречаются прекрасные экземпляры! Но их судьба тесно связана с этими дебрями. Дивана выкопал бы цветы и пересадил их рядом с собратьями, на солнечных полянах, но они ведь проклюнулись именно здесь, среди густого кустарника, пустили корни. Заросшая сорняками и колючками урёма — их родина...

Много бродил Дивана. Путешествие оказалось долгим: волосы покрылись серебряной пыльцой, лицо избороздили глубокие морщины, взгляд стал серьёзным, с неистребимым налётом грусти от ностальгии по родным просторам. Дивана решил возвращаться.

Вот он ступил на большой луг. Цветов на нём — бесчисленное множество. Яркий живописный ковёр — чего тут только нет, какими только цветами и оттенками он не переливается: здесь и ослепительные цветы, и полураспустившиеся, и прекрасные, и безобразные, которые хочется тут же выдернуть. Много здесь и сорняка: вьюн, репей и прочие собратья неистребимы. Они не ощущают никаких неудобств: перепутались в самом центре луга с роскошными благородными цветами, обнялись и породнились. А простенькие полевые растут дружными семейками, красиво окаймляя поляну.

Дивана внимательно изучил все участки. Где-то — сплошные заросли бурьяна: в таких местах будешь искать цветок днём с огнём и всё равно не найдёшь. На многих участках цветы сохнут на корню. И нет никого, кто защитил бы их от палящего солнца, кто полил бы пересохшие корни, кто укрыл бы от беспощадного ветра. Никто и не думает вершить эти святые дела. Дивана загрустил. Ему стало обидно. Не мог он оставаться здесь, на чужбине. Он шёл к своей поляне. Издалека завидев родные места, Дивана побежал, не в силах сдержать радостного волнения. Звучащая в его душе песня счастья вырвалась наружу. Он даже не заметил, что дорога, ведущая его к цели, сплошь ухабиста. А ведь когда-то это был большак. Вот наконец-то и родная поляна. Долго стоял Дивана, переполненный чувствами. Знакома и близка ему эта поляна, родная до последнего изгиба!

Зачарованный благословенной тишиной, он бороздил взглядом долину вдоль и поперёк. Как много здесь превосходных цветов! Диване не терпелось приникнуть к бутонам, вдохнуть их чистый аромат. Но он повернул назад, чтобы по узкой тропинке подняться на холм. Нет, он никуда не ушёл. Он сейчас поднимется и сверху насладится видом на долину.

Он бросил взгляд на возвышенность. У её подножия блестело круглое озерцо. От слабого дуновения ветерка его поверхность покрывалась гусиной кожей. Можно подумать, озеру не нравились нежные поглаживания. Дивана перевёл взгляд на берег. Вот тебе раз: долина полна цветов, а здесь, у воды, их по пальцам можно пересчитать. Но самое удивительное: вместо того чтобы буйно и пышно цвести, растения блёкнут и вянут. Вроде бы и место просторное, но возникало ощущение, что цветы будто подглядывают друг за другом, следят, как бы соседу не достался больший участок. Мало того: они словно ревнуют друг друга к благодатной земле! Дивана не поверил своим глазам: разве может быть такое? Разве не должны они полновесно цвести и благоухать, украшая эти благодатные места? Дивана погрузился в тяжёлые раздумья. Взгляд его упал на один из прибрежных цветков: так вот в чём причина! Стебель был плотно обвит сорняком. Вот, оказывается, что мешает им расти! Когда-то бурно развивавшиеся, пышно цветшие растения поблёкли и потеряли природную красоту именно из-за соседства с сорняками.

Дивана побежал к озеру. Быстрей добраться до берега и вырвать с корнем все сорняки-паразиты! Добежав, он замер в недоумении: цветы так сильно перепутались с репейником и лебедой, что невозможно выдернуть сорняк, не повредив цветка. Он разглядел среди гибнущих растений молодые побеги. Их красота ослепляла, но была, к сожалению, какой-то неестественной... Дивана едва не заплакал. Хорошо, что немного было молодняка, с первых дней привыкшего видеть в соседях сорняки, считать их ровней себе. Он долго стоял, собираясь с мыслями. Ему хотелось как можно быстрее покинуть окрестности озера, чтобы больше не смотреть на жалкие, поблёкшие цветы. Дивана бросил на них быстрый взгляд, в котором соединились жестокость и сострадание, ненависть и милосердие, и быстрым шагом пошёл прочь от озера.

Долина щедро усыпана цветами. Каждый из них горел своим, только ему присущим, красочным огнём. Напоминающую одну большую клумбу долину со всех сторон окаймляли сорняки: и не рассчитывай, что сумеешь легко пройти сквозь живой забор — репей, лебеда, вьюн и полынь доставят немало хлопот. Такое ощущение, будто кто-то специально посеял их, чтобы оградить благородные растения от внешнего мира. Дивана немало помучался, прежде чем сумел пробиться к желанным цветам. Вай-вай-вай! Какая красота! Он благоговейно созерцал цветочную поляну.

Какое буйство красок! В один сплошной ковёр вплетены и увядшие, потерявшие почти все лепестки экземпляры, и пышно цветущие, и недавно проклюнувшиеся. Дивана обрадовался. Даже сорнякам не под силу задушить это великолепие. Но сорной травы всё-таки немало. Цветы, не сумевшие оказать им сопротивление, поблёкли и пожухли. Но Дивана не обращал на это внимание. Переполненный радостью от созерцания полевых цветов, он уже не думал о том, что сорняки, окружившие поляну, со временем могут разрастись и задушить красоту. Но при этом он всё же почувствовал некую грусть, излучаемую бутонами и соцветиями. Цветы будто тянулись друг к другу. Казалось, они чувствовали, что в один из дней им суждено соединиться в один большой букет и по глади озера вырваться из отчуждения на благодатные плодородные земли... Дивана разглядел притаившуюся под стеблями здоровых взрослых растений молодую поросль и поспешил туда. Те места, где молодые побеги росли вместе с радовавшими глаз взрослыми цветами, отличались от других участков. Хотя сорняки здесь, на первый взгляд, не столь обильны, но издалека эти заросли казались гуще и таинственней других участков. Дивана вскрикнул от радости: сколько молодых побегов, которые вскоре подрастут и станут украшением поляны!

Только почему же их стебли такие хилые, а бутоны никак не могут до конца раскрыться? Дивана, присев на корточки, прислушался к дыханию цветов. Вода им нужна, вода! Для того чтобы окрепли стебли, а бутоны набрали силу и красоту, молодым цветочкам необходима срочная поливка! Чтобы радоваться солнечным лучам, чтобы ощущать нежные прикосновения ветерка, чтобы почувствовать истинную свободу, мешают сорняки! Дивана сжал кулаки и подпрыгнул от нахлынувшей ярости! Нет, вы только посмотрите: не одни молодые побеги, но и взрослые, распустившиеся цветы мучаются от жажды и гнёта сорняков!

Он боднул заросли репейника и поспешил к озеру. Цветам нужна вода! Собрав ладони в одну широкую пригоршню, Дивана осторожно шагал к воде. Что такое? Почему он никак не может пробраться? Опутанный сорняками, Дивана остановился в нерешительности. Он бы мог оборвать путы с ног, но испугался, что может выдрать вместе с сорняками и цветы — поблёкшие, поникшие, ставшие похожими на сорняки, но цветы, родственники тех прекрасных созданий, что растут на поляне. Ведь когда-то и они были прекрасными и дарили радость своей красотой. А теперь от их пожухлых соцветий веет холодом.

Дивана не хотел топтать и без того немногочисленные цветы возле пруда. Осторожно скользя по земле подошвами, он потихоньку продолжал движение. Что это? Растущий почти у самой воды, высохший, облетевший цветок, раскачивающийся в такт переменчивому ветру, зачем ты преграждаешь дорогу? Как ни старался Дивана, но не смог обойти «лысого старичка». Цветок-скряга не хотел давать ему ни капли воды.

Очень удивившись увиденному, Дивана попробовал подойти к озеру с другой стороны. Он понадеялся на гостеприимство и великодушие такого же сухого, похожего на высохшую, седую древесную ветку цветка. Да только напрасно: и этот старикан не уступил ему дороги. Дивана остановился в растерянности и нерешительности. Озадаченный Дивана заметил, что два цветка на противоположном берегу качнулись. Они будто приветствовали его. Набрав полную грудь воздуха, Дивана побежал в тот конец. Опершись друг на друга, там росли два цветка. Они тоже начали увядать и осыпать ся, но от них веяло какой-то естественностью, благолепием. Они не поддались полчищам сорняков, сохранили свою независимость. То место, где они росли, было самым красивым на побережье. Дивана не поверил своим глазам: отклонившись в противоположные стороны, цветы словно бы уступали ему дорогу. Растерявшись от неожиданной помощи, он немного потоптался на месте. Затем, взяв себя в руки, он подошёл к воде, набрал полную пригоршню и поспешил на поляну. Вот тебе раз: до молодых цветов отсюда намного ближе! Дивана обернулся: те два цветка будто бы засветились, озарённые радостью. Но заросли сорняка вокруг них стали казаться ещё гуще, а соплеменники — увядшие цветы — на фоне сияющих бутонов будто бы ещё более обезобразились! Вернувшись на поляну, он прежде всего подошёл к молодым цветочкам. Выбрав самые красивые из них, окропил волшебной животворной водой. И случилось чудо: в считанные мгновения соцветия приобрели живой блеск, стебельки окрепли, листья налились здоровой зеленью, поникшие бутоны гордо поднялись. Показалось даже, что заслон сорной травы вокруг молодых побегов испуганно прижался к земле и расступился. Окрылённый успехом, Дивана, безжалостно топча сорняки, побежал к воде:

— Цветы просят пить! Им нужны солнечные лучи и ласковый ветерок!

От его радостного крика проснулись все цветы на поляне. Впитавшие живительной влаги молодые растения с каждой секундой становились всё краше и краше...

...Вздымая чёрные клубы пыли, к поляне подъехал чёрный джип, зловеще поблёскивая угольно-чёрными тонированными стеклами. Когда удушливое облако пыли, растёкшись по поляне, потеряло густоту, из передней двери джипа вышел амбал в иссиня-чёрном, вспученном на буграх мышц костюме, который венчала квадратная голова. Он толстым коротким пальцем сдвинул зеркальные чёрные очки на кончик носа и быстрым взглядом окинул поляну. Затем подошёл к заднему окну машины и, покорно склонив голову, согнув мощную спину в лакейском поклоне, таком неожиданном для его габаритов, широко распахнул заднюю дверцу. Из неё спрыгнул на землю ещё один громила: круглая голова, сытое круглое лицо, округлое тело. Он зло прищурился, вытянул толстую руку в сторону поляны и с нескрываемым озлоблением бросил амбалу, поделив весь запас бурлящего внутри гнева на две порции:

— Кто... там?

— Где, господин?

— Там, куда я показываю рукой, тупица!

И амбал, и его хозяин-толстяк посмотрели на поливающего из пригоршни полевые цветы Дивану.

— Что делает этот сумасшедший?

По-своему поняв вопрос хозяина, амбал вытащил из кобуры пистолет.

— Вы позволите, господин? — Амбал упёр в хозяина взгляд цепного пса.

— Дебил! Не видишь, что ли, он же ненормальный! Мы и без ствола прогоним его отсюда!

Топча цветы, они направились к озеру.

— Эй, придурок, что ты здесь делаешь? Дивана не услышал окрика амбала. Бубня себе под нос что-то радостное, он носил из озера воду.

Толстяк не на шутку рассердился. Напрягшись так, что синие вены на лбу почернели и проступили ещё сильнее, он крикнул во всё горло:

— Бестолочь, тупица, придурок! Что ты здесь делаешь? Одной ладонью поглаживавший лепестки, а из другой поливавший цветок Дивана вздрогнул и поднял голову. Увидев двух незнакомых мужчин, он разволновался. — Что ты делаешь на моей земле, придурок? Вопрос толстяка остался без ответа.

— Не минирует ли этот шизик мой участок?

Шагнувшего навстречу Диване амбала толстяк одарил налитым кровью взглядом, — тот, боясь вдохнуть, замер на месте.

— Эй, придурок, ты глухонемой, что ли? Почему не отвечаешь? Что ты делаешь на моей земле? Дивана с удивлением посмотрел на толстяка.

— На твоей... земле?

— Да, это моя земля! — ответил толстяк, гордо запрокинув голову. Затем, торопливо обстучав карманы костюма, он извлёк несколько бумаг, заверенных печатями.

— Вот, посмотри, придурок, эта кипа бумаг — документы, подтверждающие, что именно я — хозяин здешних земель!

Дивана ничего не понял из документов, пестрящих цифрами и буквами.

— У этих цветов нет хозяина. Они — ничьи, они — вольные, они — свободные. А все ваши бумаги с печатями — обман.

Глаза толстяка ещё гуще налились кровью.

— Что ты несёшь, придурок? Ты хоть знаешь, с кем говоришь, тупица?! Убирайся с моих владений сейчас же!

Амбал вплотную подошёл к Диване и замер в ожидании приказа.

— А эти цветы... Признают ли они тебя своим хозяином? Толстяк громко рассмеялся. На мгновение показалось даже, что кровеносный сосуд, разделяющий его лоб на две равные половины, вот-вот лопнет от натуги.

— Ха-ха-ха! Вот дурак так дурак, всем тупицам тупица! Ха-ха-ха! Чего он сказал-то, признают ли цветы меня?

Долго ещё смеялся толстяк. Пытаясь угодить ему, амбал тоже старался трясти плечами и кривить в усмешке рот. Когда толстяк прекратил смеяться, его глаза стали метать искры гнева.

— Мне нет дела до твоих цветов, понял?! Я вспашу эту долину! Здесь и духа цветочного не останется! Дивану передёрнуло.

— Что ты говоришь?.. Эти цветы — украшение природы. Их нужно поливать, их нужно выращивать...

— Ха-ха-ха! Ты меня за такого же дурака, как сам, держишь, что ли? Здесь скоро вырастет настоящий дворец. Мы его возле самого озера построим. А это место, — он ткнул пальцем в цветочную поляну, — мы превратим в зону отдыха и развлечений. Может, в хоккей будем играть, а может, в футбол. Скорее всего, здесь будут и ипподром для выгула лошадей, и стадион для тренировки людей...

— Нет-нет! — Дивана вскрикнул несвойственным ему громким голосом и подбежал к цветам. Прижав их охапкой к груди, он страстно зашептал: — Я вас никому не отдам, цветочки мои дорогие. Вы ещё подниметесь в полный рост, вы ещё порадуете всех нас своей красотой, вы ещё излечите наши души своим целебным ароматом...

Толстяк и амбал удивлённо переглянулись.

— Что вытворяет этот придурок? Всё, хватит! Немедленно убери его отсюда. Свяжем и закинем в машину, а потом выбросим где-нибудь в глухом лесу. Пусть там придуривается, сколько хочет! Меня ждут великие дела, и подобные типы не должны путаться у меня под ногами!

Толстяк ещё не успел договорить, как амбал стрелой метнулся за Диваной. Ухватив его лопатами ладоней, поволок к машине.

— Отпусти меня! Цветочки мои...

Толстяк, ещё раз окинув хозяйским взглядом долину, успокоился и сел в машину.

— Цветы завянут! Отпустите меня!

Амбал крепко связал Дивану по рукам и ногам — не вырвешься.

— Трогаемся, хозяин?

— Поехали! Мы и так много времени потеряли с этим придурком.

Амбал закинул связанного Дивану вглубь багажника.

— Оставьте меня здесь! Цветочки мои...

— Пусть засохнут, облетят, погибнут! Они мешают нам жить так, как мы хотим! А особенно такие придурки, как ты...

В этот момент сверкнула молния, грянул гром.

— Гони! — крикнул толстяк амбалу. — Скорей, скорей, нам нужно выбраться на асфальт. Иначе застрянем тут...

Согнутый в бублик Дивана заёрзал в багажнике.

— Молния! Гром! Сейчас грянет ливень! Цветы поднимутся! В ту же секунду закапал дождь. Кап-кап-кап... Амбал утопил педаль газа в пол.

А лежавший в багажнике стремительно удаляющегося от цветочной поляны чёрного джипа связанный по рукам и ногам человек — Дивана — был Поэтом...

 

* Дивана (фарс.) — юродивый.

Рейтинг@Mail.ru