Тысячи
литературных
произведений на59языках
народов РФ

Татарская народная мудрость

1. Авыздан чыккан сүз — атылган ук.
Слово, покинувшее рот, — выпущенная стрела.


2. Авызыңны ябып тор, акыллыны тыңлап тор.
Рот свой прикрой, ум свой послушай.


3. Авыр күтәргән ачы кычкырган.
Кто тяжело поднимает — пронзительно кричит.


4. Авырткан җирдән кул китми, сөйгән кешедән күз китми.
С больного места не отвести руку, от любимого человека не отвести глаз.


5. Агач хәтта үзен кисүчегә дә күләгә бирә.
Дерево дает тень даже тому, кто его рубит.


6. Агачны ега белмәгән үз өстенә аударыр.
Неумелый вальщик свалит дерево на себя.


7. Агымга каршы йөзеп булмый.
Против течения не поплывешь.


8. Аз булса да аш булыр, кунак күңеле шат булыр.
Хоть и мало, но еда, чтобы гостю было приятно.


9. Аз булса җитәр, күп булса бетәр.
Будет мало — хватит, будет много — всё равно закончится.


10. Аз йөкләгән күп ташыр.
Кто мало грузит, тот много возит.


11. Аз сөйлә, күп эшлә.
Мало говори, много работай.


12. Азагын күрсәтмәсәң, башын башлама.
Пока не покажешь конец, не начинай сначала.


13. Азапсыз килгән мал затсыз була.
Добро, доставшееся без больших усилий, не ценится.


14. Аккан су кире кайтмас.
Утекшая вода не вернется.


15. Акча беткәнгә кайгырма, эш беткәнгә кайгыр.
Не печалься тому, что деньги закончились, печалься тому, что работа закончилась.


16. Акча кадере — беткәч беленер.
Цена денег познаётся, когда они закончатся.


17. Акыл базарда сатылмый.
Ум на базаре не продается.


18. Акыл байлыгы — тузмас байлык.
Богатство ума — нерастрачиваемое богатство.


19. Акыл сакал белән бергә үсми.
Ум вместе с бородой не растет.


20. Акыл төбе — тәҗрибә.
Дно мудрости — опыт.


21. Акылдан зур байлык, наданлыктан зур ярлылык, киңәштән зур таяныч юк.
Нет богатства больше ума, бедности — больше невежества, нет большей опоры, чем совет.


22. Акыллы ир хатынын яманламас.
Умный муж жену не обвиняет (не позорит).


23. Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер.
Умный будет учиться, невежа станет поучать.


24. Акыллы тычкан ике тишек тишәр.
Умная мышь два отверстия проделывает.


25. Акылсыз бай булудан акыллы ярлы булу артык.
Чем быть глупым богачом, лучше быть умным бедняком.


26. Акылы кысканың теле озын.
У короткого умом язык длинный.


27. Алдан килгән урын өчен, арттан килгән тамак өчен.
Кто раньше приходит — тот ради места, кто опаздывает — тот ради еды.


28. Алдыңда — ялтырый, артыңда — шалтырый.
Перед тобой — блестит, за твоей спиной — гремит.


29. Алма агачыннан ерак төшми.
Яблоко от яблони недалеко падает.


30. Алманы үстерү кыен, черетү ансат.
Вырастить яблоки трудно, а сгноить легко.


31. Алтыга ал, бишкә сат — атың булсын сәүдәгәр.
За шесть купи, за пять продашь — пусть имя тебе торгаш.


32. Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
Родина лучше, чем места, где сыплется злато-серебро.


33. Алырсың эт авызыннан сөяк.
Попробуй-ка отобрать из собачьей пасти кость (о жадном человеке).


34. Алышкан яуга аркаңны күрсәтмә.
Сошедшимся в бою свою спину не показывай (т.е. не сбегай с поля боя).


35. Амбарың белән мактанма, ашлыгың белән мактан.
Хвались не амбаром, хвались зерном.


36. Ана арыслан, баласы өчен, утка керер.
Львица ради львенка в огонь войдет.


37. Ана күңеле балада, бала күңеле — далада.
Душа матери — в ребенке, душа ребенка — в степи.


38. Аңа ышан — суга таян.
Ему верить — всё равно, что опираться на воду.


39. Аңлаган бер кылдан да аңлар, аңламаган бүрәнәдән дә аңламас.
Понимающий поймет с одной щетинки, непонятливый не поймет и с бревна.


40. Аңламаган — колагын киссәң дә аңламас.
Непонятливый не поймет, даже если отрезать ухо.


41. Аңламаганга туры сүз дә кыйшык булып күренер.
Непонятливому и прямое слово кажется кривым.


42. Аңлы аңлар, ахмак таңлар.
Сознательный (понятливый) поймет, дурак удивится.


43. Аңсызлык иясен һәлак итә.
Непонятливость погубит своего обладателя.


44. Арыслан ат өеренә баш булса, арыслан өере булыр, арыслан өеренә ат баш булса, ат өере булыр.
Коли лев — глава табуна, то и табун станет стаей львов; а коли во главе львиной стаи лошадь, то и стая львов превратится в лошадиный табун.


45. Арыслан, бауда торса да эт булмас, арыслан булыр.
Лев, хоть и на привязи, собакой не станет — останется львом.


46. Асыл товарны мыскаллап кына саталар.
Прекрасный товар продают лишь малым весом.


47. Ата-аналы бала — алтын канатлы бала.
Ребенок, имеющий родителей, — ребенок с золотыми крыльями.


48. Атасын югалткан — бөлгән, илен югалткан — үлгән.
Кто потерял отца — разорился, кто потерял родину — жизнью поплатился.


49. Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.
У глупого человека гнев быстро распухает.


50. Ахмакны өйрәтү — үлгәнне терелтү.
Обучение глупого — что воскресенье мертвого.


51. Ашыккан җитмәс, боерган җитәр.
Спещащий не дойдет, дойдет тот, кому суждено.


52. Бай бәхетле түгел, юмарт бәхетле.
Не богатый счастлив, а щедрый счастлив.


53. Бай өстендә яңа кием күрсәләр «мөбарәк булсын!» диләр, ярлы өстендә күрсәләр «кемнеке?» диләр.
Бай наденет обновку — «поздравляем!» Бедняк наденет — «откуда взял?»


54. Байга бирәчәгең, ярлыдан алачагың булмасын.
У богатого не должай, бедняку не ссужай.


55. Байлык — бер айлык, ярлылык, «тота белсәң», — мәңгелек.
Богатство — ненадолго, бедность, если «уметь пользоваться», — на века.


56. Байлык хәзинә җыюда түгел, булганны белеп тотуда.
Богатство не в накопительстве, а в умелом пользовании имеющимся.


57. Бакма төсенә, бак эченә.
Не смотри на цвет, смотри на суть.


58. Бал корты янында балга батарсың, тирес корты янында тирескә батарсың.
Вблизи с пчелами будешь жить в меду, вблизи с навозными червями утонешь в навозе.


59. Бала кошның авызы зур булыр.
У птенца рот (клюв) бывает большим.


60. Бала чагында бүре баласы да сөйкемле.
Волчонок, пока детеныш, тоже миленький.


61. Балалы кунак килсә, баласын кара, баласыз килсә, үзен кара.
Гость с ребенком придет — ухаживай за ребенком, без ребенка придет — ухаживай за ним самим.


62. Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә.
Кольцо — по пальцу, любимый(ая) — по сердцу.


63. Балык ашыйсың килсә, судан курыкма.
Хочешь съесть рыбки — не бойся воды.


64. Балык— башыннан, тирәк үзәгеннән чери.
Рыба гниет с головы, ива гниет с сердцевины.


65. Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
Рыба не проживет без воды, человек — без друга.


66. Бар сөештерер, юк төештерер.
Достаток помирит, нужда поссорит.


67. Баткак бакага килешер.
Болото по нраву лягушке.


68. Батыр бер үлгәнче, куркак мең үләр.
Батыр умрет единожды, трус умрет тысячу раз [со страху].


69. Башлаган эш — беткән эш.
Начатое дело — законченное дело.


70. Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.
Знание — ключ к счастью, ступень к уважению.


71. Белемле кеше югалмас.
Человек со знаниями не потеряется.


72. Белемнең чиге юк.
Знаниям предела нет.


73. Белемсез бер эш тә чыкмый.
Без знаний ни одно дело не получится.


74. Беләгеңә таянма, белемеңә таян.
Не опирайся на свое плечо (силу рук), опирайся на свои знания.


75. Бер булсын, берәгәйле булсын.
Лучше одно, но единственно лучшее.


76. Бер бүгенгенеке ике иртәгенекеннән яхшы.
Одно сегодняшнее лучше, чем два завтрашних.


77. Бер кара тургай килеп, яз башын китерми.
Прилет одного жаворонка не означает приход весны.


78. Бер кичкә кер мичкә.
На один вечер лезь хоть в печь.


79. Бер көнгә кичексәң, бер ай куып җитә алмассың.
Опоздаешь на день — не догонишь и за месяц.


80. Бер күргән — белеш, ике күргән — таныш, өченче күргән — кардәш.
Встретился раз — знакомые, в другой — приятели, в третий — родные.


81. Бер сук, берәгәйле сук.
Единожды ударь, увесисто ударь.


82. Бер тамчы су, диңгезгә төшсә, кипми.
Если капля воды упадет в море, она не высохнет.


83. Бер тамчыдан диңгез булмый.
Одна капля морем не станет.


84. Бер тиенлек куян, ун тиенлек зыян.
Зайца — на одну копейку, вреда — на десять копеек.


85. Бер эт түрә булса, ун эт койрыгын күтәрер.
Если одна собака станет чиновником, десять собак поднимут хвосты.


86. Бер юләр югалтканны йөз акыллы таба алмас.
Что потеряет один глупец, того не смогут найти сто мудрецов.


87. Бер юньсез сарык бөтен көтүне тарата.
Одна бестолковая овца всё стадо разгоняет.


88. Бер яманның зарары мең яхшыга тияр.
Один злой навредит тысяче добрых людей.


89. Бер яхшы бар — илнең гамен йотар, бер яман бар — илнең малын йотар.
Один добрый возьмет на себя заботы страны, один злой проглотит богатство страны.


90. Берәү елый кайгыдан, берәү елый шатлыктан.
Кто-то плачет от горя, кто-то плачет от счастья.


91. Берәү үлә, берәү туа.
Один умирает, один рождается.


92. Берәү үлми берәү көн күрми.
[Пока] один не умрет, другой не будет жить.


93. Берәүгә язган икенчегә булмый.
Что суждено одному, то другой не испытает.


94. Берәүдә бер кайгы, берәүдә бер кайгы.
У одного одно горе, у другого — другое.


95. Бетәргә бәхет кирәкми.
Для кончины (худа, смерти, деградации и т. п.) счастье не нужно.


96. Бәла аяк астында йөри.
Несчастье обитает под ногами (т. е. не приходит издалека).


97. Бәла бәхеттән тизрәк йөри.
Несчастье ходит быстрее (проворнее) счастья.


98. Бәла ялгыз йөрми, бәхет ишле килми.
Горе одиноко не ходит, счастье гуртом не ходит.


99. Бәхет башы — тәүфыйк.
Начало (причина) счастья — воспитанность (примерное поведение).


100. Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.
Счастье вместе с землей не добывается (не ископаемое), а добывается потом.


101. Бәхет матурлыкка карамый.
Счастье от красоты не зависит (т. е красивые люди могут быть несчастны и, наоборот, некрасивые — счастливыми).


102. Бәхет пыяла кебек: сакламасаң тиз ватыла.
Счастье — что стекло: не убережешь — разобьется.


103. Бәхет тәрәзәдән карый, кайгы ишектән керә.
Счастье смотрит в окно, горе входит в дверь.


104. Бәхет тәхеттә түгел.
Счастье — не в престоле.


105. Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми — аны эзләп табалар.
Счастье само не приходит и следом не ходит: его ищут и находят.


106. Бәхете кире киткәннең эте карак киткәч өрер.
У невезучего (хозяина) собака лает после ухода вора.


107. Бәхетең булмаса, тапкан алтының да бакырга әйләнә.
Если нет счастья (не повезет), то и найденное тобой золото превращается в медь.


108. Бишкә урын табыла, бергә урын табылмый.
Пятерым место найдется, одному — нет.


109. Бишнең башы булганчы, алтының аягы бул.
Чем быть головой для пятерых, стань ногами для шестерых.


110. Бозылышкан дус дошманнан яман.
Рассорившиеся друзья хуже врагов.


111. Боланның — башы, филнең теше кыйммәт.
У оленя — голова, у слона зуб дорого стоит.


112. Болганган су тирән күренер.
Мутная вода кажется глубокой.


113. Ботаклы агачны ышкылаудан ни файда.
Что проку от строгания сучковатого дерева?


114. Бөркет биектән курыкмас.
Орел высоты не боится.


115. Бөркет булмый таусыз-кыясыз, әдәм булмый йортсыз-семьясыз.
Нет орла без гор и скал, нет человека без дома и семьи.


116. Бөтен халык берьюлы суласа, давыл кубар.
Если весь народ одновременно выдохнет — поднимется буря.


117. Бу чакта йомырка тавыктан күп белә.
В наше время яйцо знает больше, чем курица.


118. Бүген белән көн бетми.
Сегодняшним днем жизнь не кончается.


119. Бүген үлгәнче таңда үл.
Лучше умереть завтра на рассвете, чем сегодня.


120. Бүредән курыккан көтү көтмәс, тычканнан курыккан иген икмәс.
Кто боится волка, тот не пасет овец, кто боится мышей, тот не взращивает зерно.


121. Вакыт акчадан кадерлерәк.
Время дороже денег.


122. Ватан белән ата-ананы чит җирдә таба алмассың.
Родину и мать с отцом на чужбине не найдешь.


123. Ватаны юк — җыры юк сандугач.
Человек без родины — соловей без песни.


124. Вәгъдә — иман.
Обещание (выполнение обещания) — от веры.


125. Вәгъдәсен ашыкмый биргән кеше вәгъдәсендә торучан була.
Кто не спешит с обещанием (т.е. не обещает сгоряча, не оценив своих возможностей), тот и сдерживает свое обещание.


126. Вөҗданы пакь — йөзе ак.
Совесть чиста — лицо бело (не покраснеет).


127. Гашыйк булган күзсездер.
Влюбленный — слепой.


128. Гомер бит ул күз белән каш арасында.
Жизнь — между глазом и бровью (т. е. коротка).


129. Гомер уза, күлмәк туза.
Жизнь проходит, одежда изнашивается.


130. Гөлен яраткач, тикәнен дә ярат.
Любишь розу — люби и шипы.


131. Гөнаһ кылсаң, тәүбә итә бел.
Согрешил — сумей раскаяться.


132. Гыйбрәт аласың килсә, чит илгә бар.
Хочешь получить урок — поезжай в чужую страну.


133. Гыйшык таулар ашырыр.
Любовь горы перевернет.


134. Давыл алды тын була.
Перед бурей бывает затишье.


135. Даныңны жуйганчы башыңны җуй.
Чем потерять славу (доброе имя), потеряй голову.


136. Дәүләт килгәндә җеп белән тартсаң да килә, киткәндә аркан белән дә тотып булмый.
Когда богатство идет, оно придет, даже если притягиваешь его ниткой; когда уходит — не удержишь даже арканом.


137. Дәшми торганда җүләр дә акыллы.
Когда молчит, и дурак умный.


138. Диңгездән чыктым, коега баттым.
Из моря живым вышел, а в колодце утонул.


139. Диңгезне күмеп була, әдәмнең комсызлыгын күмеп булмый.
Море можно похоронить (намыть, засыпать), человеческую скупость похоронить нельзя.


140. Дошман алдында, эчең еласа да, тышың көлсен.
Перед врагом хоть внутри и плачешь, но снаружи смейся.


141. Дошман сүзе төтен түгел, күзгә керми.
Слово врага не дым, глаза не ест.


142. Дошманың күп булса, үзеңнән күр.
Если у тебя врагов много, себя обвиняй.


143. Дошманың тычкан булса да, көчең арысландай булсын.
Если враг даже с мышку, твоя сила должна быть львиной.


144. Дошманыңа үлем теләгәнче, үзеңә гомер телә.
Чем желать врагу смерти, пожелай себе жизни.


145. Дөнья байлыгы дөньяда калыр.
Мирское богатство останется в этом миру.


146. Дөнья бер алдын, бер артын күрсәтә.
Этот мир становится то спиной, то передом (т. е. в жизни бывают и невзгоды, и счастье).


147. Дөнья күрке сөйгән яр белән.
Красота мира с любимым человеком (ощущается).


148. Дөнья малы — тозлы су: эчкән саен эчәсене китерә.
Мирское богатство — что соленая вода: чем больше пьешь, тем большую жажду испытываешь.


149. Дөнья хәйләсез булмас, хәйлә файдасыз булмас.
Мир не без хитрости, хитрость не без пользы.


150. Дөрес сөйләгән ялгышмый.
Говорящий правду не ошибется.


151. Дулкын җил астына ята.
Волна подлаживается под ветер.


152. Дус — дусының көзгесе.
Друг — зеркало друга.


153. Дус — акчадан кыйммәт.
Друг дороже денег.


154. Дуслык бозылышканчы, туганлык мәңгелек.
Дружба — пока не поссорились, родство — навечно.


155. Дусны табу җиңел, саклавы авыр.
Друга найти легко, сохранить трудно.


156. Дусның дуслыгы өч көннән түгел, өч елдан соң беленер.
Дружба друга узнаётся не через три дня, а через три года.


157. Дусның таягы ачы булыр.
Палка друга увесиста.


158. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Парню и семьдесят профессий (умений) мало.


159. Егыла башласаң, җиргә ябыш.
Станешь падать — держись за землю.


160. Еланнан да дару ясыйлар.
И из змеи делают лекарство.


161. Еланның агуы телендә, яманның агуы күңелендә.
У змеи яд на языке, у злого человека яд в душе.


162. Еланның аягын күрмәссең, саранның сыен күрмәссең.
У змеи ног не увидишь, у жадного угощения не увидишь (не дождешься).


163. Елга күпме боргаланса да диңгезгә төшәр.
Сколько реке ни виться, всё равно в море впадает.


164. Ерак белән якынны йөргән белә.
Что такое далеко и близко, знает тот, кто ходил.


165. Ерактагы су белән сусын канмый.
Дальней водой не напиться (т. е. дальние, или чужие люди ненадежны).


166. Әҗәлдән башка һәр нәрсәгә чара бар.
Кроме смерти, от всего есть средство.


167. Әйбернең яңасы яхшы, дусның искесе яхшы.
Вещь хороша новая, друг хорош старый.


168. Әрекмәнем: кызу капса — яулыгым, баш авырса — саулыгым.
Лист лопуха — и платок от жары, и лекарство от головной боли.


169. Әрле уйлап торганчы әрсезнең улы туар.
Пока скромный (нерешительный) думает, у наглого сын рождается.


170. Әрсез кеше сумала булып сыланыр.
Наглый человек намазывается (навязывается), как смола.


171. Әрсезгә алты көн бәйрәм.
Наглому шесть дней — праздник.


172. Әрсезгә әрем дә әче түгел.
Решительному и полынь не горька.


173. Әрсезне син ишектән кусаң, ул тәрәзәдән керә.
Наглого прогоняешь из двери — он через окно входит.


174. Җан тартмаса, кан тарта.
Душа не притянет — кровь притянет (о кровном родстве).


175. Җете кызыл тиз уңа.
Ярко-красное скоро выцветает.


176. Җәен өйдә боз киптереп, кышын суган саталар.
Летом сушат дома лед, зимой лук продают.


177. Җәй көне бияләй, кыш көне майка сатып ал.
Летом покупай варежки, зимой — майку.


178. Җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр.
Куда ветер дует, туда и камыш гнется.


179. Законы йодрыгында, җавабы кулында.
У него закон в кулаке, ответ [на просьбы, обращения] в руке (т. е. может пощечину отвесить).


180. Залим кеше рәхәт күрми.
Злой человек счастья не знает.


181. Заманның ялына ябыш.
Схвати эпоху за гриву.


182. Запас эчне тишми.
Запас живот не порвет.


183. Зирәк һәр җирдә кирәк, тик чын зирәк бик сирәк.
Мудрый везде нужен, но истинно мудрые встречаются очень редко.


184. Зур нәрсәне кечкенә белән үлчиләр.
Большое измеряют малым.


185. Идел кичми ил булмас, куркак егет ир булмас.
Не перейдя через реку страны не достичь, трусливому парню мужчиной не стать.


186. Идел кичмичә аягыңны киптермә.
Не перейдя реку, обувь не суши.


187. Идел күреп суга тилмереп үлгән.
Видя воду, умер от жажды.


188. Идел чыкканчы балтасын бирә, идел чыккач сабын да тоттырмый.
Пока не переправился через реку, готов отдать топор, а после не даст дотронуться даже до топорища.


189. Изгелек ит тә диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә халикъ белер.
Сделай добро и выбрось в море: рыба узнает; если рыба не узнает, то Творец (халикъ, или Аль-Халикъ) узнает.


190. Изгелек итә алмасаң, яманлык итмә.
Не можешь сделать добро — не твори зла.


191. Ике бер урынында, бер юк урынында.
Два — всё равно, что один, один — всё равно что нет ничего.


192. Ике ярым — бер бөтен.
Две половинки — одно целое.


193. Икәү булсаң, береңә киңәш; берәү булсаң, бүркеңә киңәш.
Если вы вдвоем, советуйся с другом, если ты один, советуйся со своей шапкой.


194. Ил — иргә, ир — илгә таяна.
Страна — мужчине опора (защита), мужчина — стране.


195. Ил аулак булса, дуңгыз түбәгә чыгар.
Если страна укромная (отсталая, захолустная) — свинья на крышу выйдет (т. е. тиран придет к власти).


196. Ил бай булса, ярлылыгың сизелмәс.
Если страна богата, свою бедность не почувствуешь.


197. Илдә йөргән ил таныр, кырда йөргән җир таныр.
Кто путешествует по стране, страну познаёт, кто шествует по полю, землю узнаёт.


198. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
Пусть твой товарищ будет лучше тебя.


199. Ир — келәт, хатын — йозак.
Муж — клеть, жена — замок.


200. Ир егет өйдә туар, яуда үләр.
Мужчина рождается дома, умирает в бою.


201. Иртә өйләнгән улына-кызына кинәнгән.
Кто рано женился, тот радуется сыну и дочке.


202. Иртә торсаң эш бетәр, соңга калсаң көч бетәр.
Рано встанешь — дела закончатся, поздно встанешь — силы закончатся.


203. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.
Если не повезло утром, не повезет и вечером, не повезло вечером — не повезет никогда.


204. Иртәгесе өчен ишәк кайгырган.
О завтрашнем пусть горюет ишак.


205. Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.
Завтрашнюю работу сделай сегодня.


206. Иртәгәсен исәпләмәгән — тәүбәсез үлгән.
Кто завтрашний день не учтет, тот без покаяния (скоропостижно) умрет (т. е. пострадает).


207. Ир-хатын талашыр, талашыр да ярашыр.
Муж с женой перессорятся, перессорятся да помирятся.


208. Исемсез, җисемсез нәрсә булмас.
Нет вещи без названия и содержания.


209. Исән чакта үлеп калу яхшы.
Лучше умереть, пока живой.


210. Иске авыздан — яңа сүз.
Из старых уст — новое слово.


211. Иске казан ашны тәмлерәк пешерә.
Старый казан суп вкуснее варит.


212. Иске чалбарга яңа бөрмә.
На старые брюки новую застежку.


213. Иске яңага урын бирер.
Старое уступает место новому.


214. Искегә тисәң, исең китәр.
Коли свяжешься со старьем, то удивишься (намаешься).


215. Исрафчы хатынга патша байлыгы да җитмәс.
Расточительной жене и царского богатства не хватит.


216. Итә белмәсәң сату — чыгар эчеңә кату.
Не умеешь вести торговлю — заработаешь запор (букв. твердый живот).


217. Ишек ачык булса да, сорап кер.
Если дверь и открыта, спроси разрешения войти.


218. Ишәк тиресен төрен дә арыслан эшен эшлә.
Завернись в шкуру ишака и делай работу льва.


219. Ишәк, атлас кисә дә, һаман ишәк булыр.
Осел, даже если наденет атлас, всё равно останется ослом.


220. Йортта савыт-саба шалтырамый булмый.
Не бывает так, чтобы в доме посуда не гремела (т. е. без ссор не обходится).


221. Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
В движении камень шлифуется, в лежачем положении — мхом обрастает.


222. Кабат эшләнгән эш сабак булыр.
Повторно выполненная работа станет уроком.


223. Каенның тузын макта, имәннең үзен макта.
Береза гордится корой, дуб — самим собой.


224. Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.
Колодец копают там, где обнаружилась вода.


225. Кайтып керер ишегеңне каты япма.
Не хлопай дверью, через которую надо будет возвращаться.


226. Калайны күпме шомартсаң да, көмеш булмас.
Сколько железо ни шлифуй, серебром оно не станет.


227. Калган эшкә кар явар.
На оставшуюся (незавершенной) работу выпадет снег.


228. Кар матур да, аякны туңдыра.
Снег красив, да ноги морозит.


229. Кара май ак май ашата.
Черное масло (нефть) позволяет есть белое (сливочное) масло.


230. Кара ташны юсаң да агармый.
Сколь черный камень ни отмывай, белым не станет.


231. Кардан гөмбә эзләмә.
Под снегом грибы не ищи.


232. Кары эресә дә, бозы кала.
Снег растает, а лед останется.


233. Каш ясыйм дип күз чыгарган.
Хотел поправить бровь, выбил глаз.


234. Кемгә — война, кемгә — файда.
Кому — война, кому — выгода.


235. Кесәңдә малың булмаса, телеңдә балың булсын.
Если у тебя тощий карман, то пусть на устах будет мед.


236. Кеше кайгысы — төштән соң.
Чужая беда — после обеда.


237. Кеше кешесе булганчы, этнең көчеге бул.
Чем быть человеком [подчиненным] другого человека, будь щенком собаки.


238. Кеше киңәшен ишет, үз акылың белән эш ит.
Совет человека услышь, своим умом действуй.


239. Кеше яраткан эшен яхшы эшли.
Человек любимое дело хорошо делает.


240. Кешегә кое казысаң, үзең буе казы.
Если роешь другому колодец, рой по своему росту.


241. Кешене хур тотма, үзеңне зур тотма.
Человека не позорь, себя не возвеличивай.


242. Кәкре белән бөкере — икесе дә бер.
Что кривой, что горбатый — суть одна.


243. Кәкренең шәүләсе дә кәкре.
У кривого и тень кривая.


244. Киңәш — эшнең орлыгы.
Совет — делу семя.


245. Киңәшкән үкенмәс.
Тот, кто советуется, — не раскается.


246. Киңәшле ил азмас, киң кием тузмас.
Совещательная страна (в которой принято советоваться), не развратится, широкая одежда не износится.


247. Киңәшле эш таркалмас.
Дело, за которое принялись посовещавшись, — не развалится.


248. Кирәкле кишер яфрагы.
Нужен, как ботва моркови.


249. Кисәге булса, исәбе булыр.
Коли есть части, то можно и посчитать.


250. Кичә аунаган кабак бүген капка аша баккан.
Тыква, еще вчера лежавшая на земле, сегодня поглядывает через ворота (о быстрой карьере).


251. Комсызның карыны туяр, күзе туймас.
У жадного брюхо насытится, глаза не насытятся.


252. Корыган тирәк су янында да яшәрмәс.
Высохший тополь даже возле воды не зазеленеет.


253. Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.
Осеннему льду, толщиной хоть с зеркало, доверяй, а весеннему льду, толщиной хоть с перину, не доверяй.


254. Көн көнгә охшап тумас, көн саен кояш булмас.
День на день не походит, и солнышко не каждый день светит.


255. Көн—эш өчен, төн — ял өчен.
День — для работы, ночь — для отдыха.


256. Көчен барда эшлә, тешең барда тешлә.
Пока есть силы — работай, пока есть зубы — кусай.


257. Көчең белән мактанма, эшең белән мактан.
Не хвались своей силой, хвались своей работой.


258. Кул кулны юа, ике кул битне юа.
Рука руку моет, пара рук лицо моет.


259. Кунак — иясенең ишәге.
Гость — ишак хозяина.


260. Кунак аз утырыр, күп сынар.
Гость мало гостит, много примечает.


261. Кунак булсаң, тыйнак бул.
В гостях будь скромным.


262. Кунак килсә, ит пешә, ит пешмәсә, бит пешә.
Если придет гость, варится мясо, а если не варится мясо, то краснеет лицо.


263. Кунак кунакны сөймәс.
Гость гостю (другому) не рад.


264. Кунакта яхшы, өйдә яхшырак.
В гостях хорошо, дома лучше.


265. Кунакчыл йортта кунак бар.
В гостеприимном доме гость имеется [часто].


266. Курку белән мәхәббәт бергә сыешмый.
Любовь и страх вместе не уживаются.


267. Курыккан үрдәк башын ташлар да артын ярыр.
Испуганная утка голову вскинет и зад себе расколет.


268. Куян да «батырым», керпе дә «йомшагым» дигән.
И зайчиха говорит [зайчонку] «батыр мой», и ежиха говорит [ежонку] «мягкий мой».


269. Күке оя кормас, тиле семья кормас.
Кукушка не вьет гнездо, дурак не вьет семью.


270. Күктә Чулпан булудан суда чуртан булу артык.
Лучше быть щукой в воде, чем Чулпан (утренней звездой) в небе.


271. Күп дусны дошман җиңмәс.
Много друзей враг не победит.


272. Күп торганга таянма, күп белгәнгә таян.
Не опирайся на долго живущего, опирайся на опытного.


273. Кылыч кисәр, кул мактаныр.
Меч режет, рука хвалится.


274. Кылыч кында торса, тутыга.
Сабля в ножнах ржавеет.


275. Кыңгыр эш кырык елдан да беленә.
Неправедное дело (обман) узнаётся даже через сорок лет.


276. Кырмавык үзенә тигән һәркемгә ябыша.
Репейник прицепляется к каждому, кто до него дотронется.


277. Кырмыска үзеннән ничә кат авыр чыбыкка көче җитә.
Муравей осилит тростинку в несколько раз тяжелее себя.


278. Кышка каршы тиен дә запас җыя.
На зиму даже белка запасы делает.


279. Мал арттырудан акыл арттыру яхшырак.
Чем увеличивать имущество, лучше увеличивать ум.


280. Мал бөртекләп җыела.
Богатство собирается по крупицам.


281. Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк.
Красота нужна на свадьбе, любовь нужна ежедневно.


282. Мәк җиде ел булмаган да, аңа карап ачлык булмаган.
Мак семь лет не родился, но голода от этого не случилось.


283. Мокытны хет кырык ел укыт — һаман да мокыт.
Невежу хоть сорок лет учи — всё равно невежа.


284. Наданлык — дәвасыз авырудыр.
Невежество — болезнь неизлечимая.


285. Намус җаннан кадерле.
Честь дороже жизни.


286. Намуслы йөз ояла.
У честного лицо стесняется (краснеет).


287. Намуслы кеше гайбәттән курыкмый.
Честный человек сплетен не боится.


288. Начар холык өчен акыллыны да җүләр диләр.
Из-за плохого характера и умного дураком называют.


289. Ни чәчсәң — шуны урырсың, ни кылсаң — шуны күрерсең.
Что посеешь — то пожнешь, что совершишь — то увидишь.


290. Никадәр санасаң да, йөзнең яртысы илле.
Сколько ни считай, половина от ста — пятьдесят.


291. Һәр агачтан кашык булмас.
Не из всякого дерева можно вырезать ложку.


292. Һәр әҗәлгә бер сәбәп.
У всякой смерти своя причина.


293. Һәр таңның киче бар, һәр кичнең таңы бар.
У каждого утра есть вечер, у каждого вечера есть утро.


294. Озын янында кыска беленер.
В сравнении с длинным узнаётся короткое.


295. Өе барның көе бар, көе барның өе бар.
У кого дом — у того лад, у кого лад — у того дом.


296. Өенә кайтканның гаебе юк.
Вернувшемуся домой вина отпущена.


297. Өйләнү — сөйләнү генә түгел.
Жениться — не разговоры вести.


298. Өйрәнгән җирдә калмас.
Выученное на земле не залежится (не пропадет).


299. Песи аркасы белән җиргә төшми.
Кошка спиной на землю не падает.


300. Пычак белән уйнама, пычак озая, диләр.
Не играй, с ножом — нож, говорят, удлиняется.


301. Пычкы сораганга — ышкы, ышкы сораганга пычкы тоттырмыйлар.
Просящему ножовку — рубанок, просящему рубанок ножовку не дают.


302. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.
Как ни хороша страна, где живешь, всё равно тоскуешь по родине.


303. Ризыгың булмаса, Кытайга барып та чәй эчә алмый кайтырсың.
Если не суждено, то и дойдя до Китая, вернешься, не попив чаю.


304. Сабанда сайрашмасаң, уракта ыңгырашырсың.
Не будешь резвым на весеннем севе — будешь стонать во время жатвы.


305. Салкын ярдан эссе мич яхшы.
Лучше холодного суженого горячая печь.


306. Санарга санлы булсын, сыйфатка затлы булсын.
Пусть будет приятно (много) для счету и роскошно по качеству.


307. Саран байның малы чери.
У жадного бая имущество гниет.


308. Сарык булмасаң, бүре дә ашый алмас.
Если не будешь бараном, то и волк не сможет съесть.


309. Сарымсак хаҗга барып кайтса да татлыланмас.
Чеснок, даже совершив хадж, сладким не станет.


310. Сәламәтлек бер алтын, тынычлык мең алтын.
Здоровье — один алтын, мир — тысяча алтынов.


311. Сиңа да бер зират капкасы, миңа да.
И тебе та же калитка кладбища, и мне.


312. Сорама байдан, сора шәфкатьледән.
Не проси у богатого, проси у милосердного.


313. Сөймәс кеше сыймас.
Нелюбимому нет места [в душе].


314. Сөяркә — бөлгәнче, хатын — үлгәнче.
Любовница — до разорения, жена — до смерти.


315. Су күрмичә чабуын күтәргән.
Подняла подол, еще не увидев воды.


316. Су суга кушыла, май майга кушыла.
Вода соединяется с водой, масло — с маслом.


317. Суга кергәнче йөзәргә өйрән.
Прежде, чем входить в воду, научись плавать.


318. Сугыш беткәч батыр күбәя.
По окончании войны число героев увеличивается.


319. Сугыш корбансыз булмый.
Война без жертв не бывает.


320. Сулда солтан булса да, уңга бар.
Даже если слева султан, иди направо.


321. Сусыз юа, җилсез киптерә.
Без воды моет, без ветра сушит (т. е. язык хорошо подвешен).


322. Сүзең көмеш булса, дәшмәвең — алтын.
Если твое слово — серебро, то молчание — золото.


323. Сыгылмалы тал сынмас, сыгылмас имән сынар.
Гибкая ива не сломается, несгибаемый дуб сломается.


324. Сыек булса да, үз каның.
Хоть и жидкая, но своя кровь.


325. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый.
Когда коровы пьют воду, телята лижут лед.


326. Сыерчык, диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта.
Скворец, хоть и улетает за море, возвращается в свое родное гнездо.


327. Табылмаган мал тау чаклы.
Неприобретенного богатства — горы.


328. Тайның яхшысы атка иярер, атның начары тайга иярер.
Добрый жеребенок последует за лошадью, плохая лошадь последует за жеребенком.


329. Тама-тама күл булыр, таммый торса чүл булыр.
Капля к капле — будет озеро, нет капель — будет пустыня.


330. Тату гаиләнең бишеге буш булмый.
У дружной семьи колыбель пустой не бывает.


331. Тау башындагы тәкәгә тау астындагы арыслан сәлам бирер.
С бараном, который на горе, лев, который под горой, поздоровается.


332. Тауга менүе кыен, төшүе ансат.
На гору подниматься трудно, упасть с нее легко.


333. Таш белән атканга аш белән ат.
Тому, кто бросит в тебя камень, ответь добром (букв. брось еду).


334. Таш ярам дип, баш ярма.
Желая разбить камень, не проломи себе голову.


335. Ташу барганда гөрләвек белән дә уйнама.
В половодье не шути даже с ручейком.


336. Телсез дус эзләсәң, дуссыз калырсың.
Будешь искать бессловесного друга — останешься без друзей.


337. Тимер балта булдыра алмаганны кайчакта юкә чөй булдыра.
То, что не удается железному топору, иногда удается клину из липы.


338. Тимер тапкан тилмермәс.
Тот, кто нашел железо, в нужде не окажется.


339. Тимәгәнгә тимә, тигәнне тиген калдырма.
Кто тебя не тронет — ты не тронь, кто тронет — перед тем в долгу не останься.


340. Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр өзәрлек.
Пнет — железо перебьет, топнет — медь перебьет.


341. Тирә-ягың яу булса булсын, йортың эче сау булсын.
Даже если кругом война, пусть дома будет спокойно.


342. Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.
Если работаешь до пота, еда бывает вкусной.


343. Тормыш өйрәтә, өйрәнмәсәң көйрәтә.
Жизнь (всему) учит, не научишься — будешь тлеть.


344. Торсаң — йортың, үлсәң — каберең киң булсын.
Когда живешь, дом пусть широким будет, когда умрешь, могила пусть будет широкой.


345. Төлкенең хәйләкәрлеге кетәк тирәсеннән күп узмый.
Хитрость лисы не далее курятника уходит.


346. Төннең колагы йөз дә бер, йөз дә бере дә бик үткен була, ди.
Говорят, у ночи сто одно ухо, и все они с острым слухом.


347. Тугаң илең — туган анаң, чит ил — үги ана.
Родина — мать родная, чужбина — мачеха.


348. Туйга барсаң, үпкә-бавырыңны өйдә калдыр.
Идешь на свадьбу — свои легкие-печень оставь дома.


349. Турылык иткән турылык табар.
Прямотой действующий прямоту и найдет.


350. Турылыклы булып үлү ялганчы булып яшәүдән яхшырак.
Правдивым умереть лучше, чем жить обманщиком.


351. Турылыкны һәркем мактый, ләкин сакламый.
Прямоту всяк хвалит, но не [всяк] соблюдает.


352. Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше була алмас.
Попугай научится говорить, а человеком стать не сможет.


353. Туымнан калмаган үлемнән калмый.
Не избежавший рождения не избежит и смерти.


354. Түрә куштансыз булмас.
Чиновника (начальника) без подхалима не бывает.


355. Түрәнең урыны йомшак була.
Место чиновника бывает мягким.


356. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.
У скромного руки работают, у хвастуна язык работает.


357. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Старательный найдет, в камень гвоздь вобьет.


358. Тырышны таш бәйлә дә батыр — ул барыбер калкыр.
Старательному привяжи камень и утопи — всё равно выплывет.


359. Тычкан өчен мәче дә — зур ерткыч.
Для мыши и кошка — большой хищник.


360. Тыштан ялтырый, эчтән калтырый.
Снаружи блестит, изнутри трясется.


361. Тышы ефәк, эче кибәк.
Снаружи — шелк, внутри — мякина.


362. Урман — колак, кыр күз.
Лес — уши, поле — глаз.


363. Уртак малны эт җиймәс (ашамас).
Общее (долевое) имущество даже собака не ест.


364. Усал кеше өеңә кереп ашыңны ашый, читкә чыгып башыңны ашый.
Злой человек, зайдя к тебе домой, ест твою еду, выйдя — ест твою голову.


365. Утка салсаң — утта янмый, суга салсаң — суда батмый.
Бросишь в огонь — не горит, бросишь в воду — не тонет.


366. Үгез теләгәндә мөгез эләгә.
Когда рассчитываешь получить быка, получаешь рога.


367. Үз икмәгең кеше калачыннан татлырак.
Свой хлеб слаще чужого калача.


368. Үз түрендә үзең түрә.
У себя в горнице сам начальник.


369. Үз үтермәс, ят ярлыкамас.
Свой не даст умереть, чужой не пощадит.


370. Үз чүплегендә әтәч тә батыр.
На своей мусорной куче и петух отважен.


371. Үземнеке — үзәктә, кешенеке — кештәктә.
Свое — насущное, чужое — второстепенное.


372. Үзең белмәгәнне белгәннән сора.
Что не умеешь сам, спроси у того, кто умеет.


373. Үксез бала үз кендеген үзе кисә.
Ребенок-сирота сам себе перерезает пуповину.


374. Үлем җанны ала, мирасчылар малны ала.
Смерть отнимает душу, наследники отнимают имущество.


375. Хак сөйгәнне халык сөяр.
Правдолюбца любит народ.


376. Хаклык иелсә дә сынмый.
Правда даже если согнется, то не сломается.


377. Халык кан түгәр, хан дан алыр.
Народ свою кровь прольет — хан прославится.


378. Халык күплеге эшкә ярар, киңәшкә ярамас.
Много (скопление) народа пригодно для работы, но непригодно для совета.


379. Халык сүзен тыңлап бетерә алмассың.
Слово народа не наслушаешься.


380. Хезмәте ачы — җимеше татлы.
Труд горький — плод его сладок.


381. Хезмәтсез яшәү — караклык белән бер.
Жизнь без труда — что воровство.


382. Хәерсез болыт диңгезгә явар.
Непутевая туча проливается в море.


383. Хәйләкәр хәйләкәрне алдый алмас.
Хитрый хитрого не обманет.


384. Хәйләле эштә хәер юк.
В хитром деле блага нет.


385. Хәрам акча кесә тишә.
Харамные деньги (приобретенные недозволенным, нечестным способом) карман порвут.


386. Хәрәкәттә — бәрәкәт.
В движении — благополучие.


387. Хәтерсез тавыкның чебиләрен карга ташыр.
У забывчивой (невнимательной) курицы цыплят ворона перетаскает.


388. Чебен дулап тәрәзә вата алмый.
Разбушевавшаяся муха не сможет разбить окно.


389. Черкинең талавыннан бигрәк безелдәве яман.
У комара хлеще, чем укус, — писк.


390. Чикләвек җыйганда җиләккә бармыйлар.
В пору сбора орехов по ягоды не ходят.


391. Чит илнең карчыгасын үз илеңнең каргасы талый.
Чужестранца-ястреба местная ворона заклюет.


392. Читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул 
Чем быть султаном (высокопоставленным) на чужбине (в чужом доме), лучше быть подметкой на родине (в своем доме).


393. Чүлгә кое казыган — бер саваплы, сазга күпер салган — ике саваплы, юлга агач утырткан — өч саваплы.
Вырывший в пустыне колодец — благочестив, построивший мост через болото — дважды благочестив, посадивший у дороги дерево — трижды благочестив.


394. Чын батыр аяк чалмый.
Истинный батыр подножку не подставит.


395. Шалканны ефәккә төргәннән бәясе артмас, энҗене ыштырга төргәннән бәясе кимемәс.
Заверни репу в шелк — не станет дороже, заверни жемчуг в портянку — не станет дешевле.


396. Шулпа тимәс җирдән калҗа өмет итмә.
Там, где не перепадет и шурпы, не надейся на кусок мяса.


397. Ыру-туган талашыр, дошман килсә ярашыр.
Родня поссорится, а с приходом врага — помирится.


398. Эт симез, ашарга ярамый.
Собака жирная, да скушать ее нельзя.


399. Эткә, өргән өчен, икмәк бирәләр.
Собаке за то, что лает, хлеб дают.


400. Этне түрә итсәң, бүре булыр.
Пса сделаешь начальником — станет волком.


401. Эч пошуның дәвасы — эш.
Лучшее лекарство от переживания — работа.


402. Эченә салмасаң, тышына чыкмас.
Внутрь не положишь — снаружи не увидишь.


403. Эшкә чакырса — бармам, ашка чакырса — калмам.
На работу позовут — не пойду, кушать (в гости) позовут — непременно пойду.


404. Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар.
Железо в работе блестит, в безделье ржавеет.


405. Югарыга карап уйла, түбәнгә карап эшлә.
Гляди наверх — думай, гляди вниз — делай.


406. Югын барда чебен бар, чебен барда чирем бар.
Где помои, там и мухи; где мухи, там и болезни.


407. Юклык юмартның кулын бәйли.
Нужда (бедность) связывает щедрому руки.


408. Юмарт кулга мал күбрәк керә.
В щедрые руки богатства больше идет.


409. Юньсезгә эш куш, үзең очлап чык.
Бестолковому задай работу, сам ее заверши.


410. Якындагын ерактан барып сора.
О том, что вокруг тебя, спроси у дальних.


411. Ялгызга яла күп булыр.
Одинокому много клеветы.


412. Ялгызлык яман юлдаштан хәерлерәктер.
Одиночество лучше плохого спутника.


413. Ялгызлык ят илдә беленер.
Одиночество в чужой стране познаётся.


414. Ялкау утырып йоклый, ятып эшли.
Ленивый человек сидя спит, лежа работает.


415. Яныңдагы чакмасын, читтән чаккан берни түгел.
Да не ужалит тебя ближний, жало постороннего не так страшно.


416. Яңа бүрек булганда, иске бүрек — чормага.
Когда есть новая шапка, старую — на чердак.


417. Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
Оттого, что летучая мышь не любит солнце, оно не перестает восходить.


418. Ярлы кеше акчасын яман товар бетерер.
У бедного человека деньги растрачиваются на плохой товар.


419. Ярлылык, оят булмаса да, — бәхет түгел.
Бедность, хотя и не постыдна, счастьем тоже не является.


420. Яры барны яр итмә.
Не делай пары из того, у кого уже есть пара.


421. Ятим баланың күңеле сынык.
У ребенка-сироты душа надломлена.


422. Яхшы исем малдан артык.
Доброе имя лучше богатства.


423. Яшерен ачу саклаганчы, авызың ач та үпкәңне әйт.
Чем скрыто сердиться, лучше открой рот и выскажи свою обиду.

Рейтинг@Mail.ru