Минем Җәлил. Һәм аның урысча шигыре
Ул дәфтәр битенә гел уйламаганда-көтмәгәндә юлыгылды.
Язу-сызуга күпмедер кагылышлы һәркемнең архивы булган кебек, минем дә кәгазь чүп-чарларны барлап, җыеп тора торган урыным бар –авылдагы дипломат. Газета-журналлардан кисеп алынган рәсемнәр, сурәтләр, шигырь кулъязмалары, куен кенәгәләре тулы – ягъни, кайчандыр кызык яисә кадерле тоелган һәрнәрсәнең уртак каберстаны, төрбәсе ул. Мин әледән-әле ул дөньяны борчып, тузгытып алырга яратам. Нәүбәттәге тапкыр актарынганда кулыма «Гитлерның язгы резервлары» шигыре килеп керде... Һәм хатирәләр әллә кая – яңа гасыр бусагасын атлап кына чыккан елларга кайтарды...
Бу – минем шигырь түгел, билгеле.
Бу – Муса Җәлилнең урыс телендә язылган шигыре. Мин аны бик күптән, каһарман-шагыйрь белән җенләнгән чорымда табып, канатлана-канатлана тәрҗемә иткән идем. Шулай булмыйни! Идоллаштырган әдибеңнең әсәрен яңадан туган телгә кайтар әле! Ул чактагы горурлыгымны, куанычымны әйтеп-аңлатып бетерү мөмкин түгел.
Сигезенче-тугызынчы (бәлки, унынчы да керәдер) сыйныфларда белем эстәгәндә, Муса ага шәхесе һәм иҗаты белән исереп яшәдем. Минем өчен шигърияттә аның «аллаһ тәгалә» (көфер сүземне кичерегез!) булган чагы иде. Күңел җимешләрен ятладым, сәхнәдән сөйләдем, багышлаулар яздым һәм... укыдым, укыдым, укыдым! Бу хисләнүем бервакыт «җинаять»кә тартты хәтта. Әдипнең сайланма әсәрләренә тәүге кабат орынгач, анда кечкенә Җәлил ясаган рәсемнәрне күреп аһ иттем, аннан да бигрәк – шигырьләренең кулъязмасын күреп тетрәндем. Шагыйрьнең үз кулы белән язылган караламалар! Бик тузган, иске китап иде ул. Битләре дә сыпылып төшкән. Шунда нинди шайтан котырткандыр – «Еллар, еллар...» һәм «Өлешеңә чыккан көмешең» күчермәләрен... ертып алдым, үземнеке иттем. Аннары үтә күренмәле ябышкак тасма (скотч) белән «төреп» (таушалмасын!), язу өстәленә капланган трактор тәрәзәсе астына (ул вакытта шундый «мода» бар иде) урнаштырып куйдым. Вөҗдан газабы кичермәс өчен, китапны ярты төн буе ямап-төзекләндереп, иртәгәсен кире тапшырганым хәтердә. (Җирнең түгәрәк икәненә кат-кат инанырсың, валлаһи: авыл китапханәсен тузган китаплардан арындырган чакта, дистәләгән ише-тиңе белән бергә, ул «Сайланма әсәрләр» минем шәхси китапханәмә кайтты. Җөмләдән, теге шигырьләр күчермәсе дә бүгенгәчә дипломатта саклана.)
Язылып бетмәгән дәфтәрләрнең ак битләрен уку елы азагында йолкып, алардан үземнең «Моабит дәфтәрләре»н ясау турында (нәкъ Җәлил кебек төпләп, шундыйрак зурлыкта итеп!) искә төшерсәң дә, бит очы алсулана... Андый төпләмәләр өчәү миндә.
Ул вакытта Җәлил минем өчен «шагыйрь», «каһарман» гына булмады. Зуррак, киңрәк, тирәнрәк, биегрәк, бөегрәк күренеш иде ул. Иҗаты тәэсиренә бирелеп, совет елларын да бер фаҗигасез, җинаятьсез гүзәл чор итеп күрә башладым. Ул «чирдән» әлегәчә арынып бетә алганым юк кебек...
Йә, сүзем «Гитлерның язгы резервлары» турында иде бит. Бәлки, бу кәгазь кисәгенең февраль аенда, каһарман-шагыйрьнең чираттагы туган көне алдыннан табылуы да ниндидер яшерен сер йөртәдер?
Иренмәдем, Милли китапханәгә барып, ул шигырьнең оригиналын һәм татарчага сүзгә-сүз тәрҗемәсен эзләп таптым мин. Дүрт томлык әсәрләр җыентыгында (Татарстан китап нәшрияты, 1976, икенче том) басылган булган икән. Китап артында мондый искәрмә бар: «Весенние резервы Гитлера» Волхов фронтында, 2 нче Удар Армия газетасы «Отвага»да хезмәт иткәндә урысча язылган һәм 1942 елның апрелендә шул газетада басылган. («Сандугач һәм чишмә» искәрмәсен укыгыз)».
Анысын да карадым: «Сандугач һәм чишмә» (Баллада). Бу баллада 1942 елның июль аенда язылган. Ләкин әсирлеккә төшкәнче үк урысча языла башлаган, бәлки, татарчасы да каралама хәлендәдер. 2 нче Удар Армиянең фронт газетасы «Отвага» редакциясендә эшләгәндә, Муса Җәлил урысча шигырьләр язган. Унлап шигыре «Отвага»да басылган да. Шагыйрьнең урысча әйбәт шигырьләре булуын СССРның халык рәссамы, Социалистик Хезмәт Герое Е.В.Вучетич* сөйләгән иде. Муса белән «Отвага» редакциясендә хезмәт иткән молдаван журналисты И.Каминер: «Мусаны шагыйрь буларак «җиктек». Гадәттә, ул шигырьләрне урыс телендә яза иде. Редакция секретаре Виктор Кузнецов төзәтә иде. Бу эштә алар арасында аерым үткен конфликтлар чыкмады. Хәер, Мусаның уйчан, карасу, кырыс йөзендә мондый хәлләрдә елмаю сизелә иде», – дип искә ала.
Берлиннан ерак түгел Вустрау исемле ябык лагерьда Муса белән бергә булган Мидхәт Гафаров бу баллада турында болай сөйли: «Сандугач һәм чишмә»не укыганын хәтерлим. Аның урысчасы да бар иде шикелле. «Урысчасын фронт газетасы өчен язып ята идем, ләкин өлгерә алмадым», – дигән кебек хәтердә калган». Димәк, бу – Волхов фронтында «Отвага» газетасы өчен уйланылган баллада. Аның эчтәлеге әсир солдат настроенисен түгел, дошманны үз иленнән куып баручы көрәшче хисләрен чагылдыра. Бу матур балладаның татарча вариантын шагыйрь әсирлеккә төшкәч эшләгән. Ул беренче дәфтәргә теркәлгән».
Муса Җәлилне «Моабит дәфтәрләре» чын шагыйрь итте, дигән фикерләрне байтак ишеткән бар. Хәтта Хәсән Туфан да, сөргендә чакта, яшьтиенең, дустының Алманиядән кайткан шигырьләрен укыгач, шаккатып: «Ничек үскән безнең кечкенә Җәлилебез!» – дип язганы мәгълүм. (Цитатаны чамалап кына бирәм. Габдрахман Минскийга юллаган хаттан өзек түгелме икән?)
Алдагы искәрмәләрдән чыгып фикер йөртсәң, «Весенние резервы Гитлера» шигырен Муса Җәлил уртакул иҗат җимеше итеп санаган булса кирәк. Тискәре очракта ул аны да, һичшиксез, «Сандугач һәм чишмә» балладасы кебек, әсирлеккә эләккәч, татарчалаштырыр иде. Кирәксенмәгән, димәк? Газета мәкаләсе булып калсын, дигән? Укып карагыз әле, чыннан да, гади шигырь бит: гади рифмалар, гади сүзләр... Тәрҗемәсе дә гади.
Гитлер проклинал зиму,
На неё свалил вину:
– Ветром, мол, зима дышала,
Наступать нам помешала.
Он копил к весне резервы,
Утешал больные нервы.
Наконец, пришла красна
Долгожданная весна.
Только что-то, право, странно –
Началась довольно рано:
Только солнце стало печь,
А резерв уж начал течь.
Под лучами нашей красной
Боевой звезды прекрасной
Тает он, как грязный снег,
Очищая путь весне.
Не резервы это – мразь,
Мокрый снег, отбросы, грязь.
Ведь весной всё утекает,
Что земле дышать мешает...
Вот, бандит, тебе итог:
Не спасёт тебя ничто –
Ни зима, ни май, ни лето.
Песенка твоя пропета!
Гитлер кышны каргады,
Сылтау тапмый калмады:
– Имеш, өскә җил өрде,
Безне кире чигерде.
Ул язга резерв җыйды,
Бөтен саулыгын җуйды.
Ниһаять, Җир гөлт итте,
Ямьле яз килеп җитте.
Тик сәер әле бераз –
Ашыктымы әллә яз?
Кояш бер күз ташлады,
Резерв эри башлады.
Нурларыннан, көнозын,
Безнең кызыл йолдызның,
Шакшы кар кебек эри,
Язга юл ачып йөри.
Резерв түгел бу – косык,
Лыгырдык**, калдык-постык.
Җирне буган һәрнәрсә
Язлыкта агып бетә...
Бандит, белеп тор инде:
Берни коткармас сине –
Ни кыш, май, җәй айлары.
Җырлар җырың калмады!
Төрмәдә үлем көткәндә кемнедер яуга чакырырга да, нәрсәгәдер өндәргә дә кирәкми... Төрмәдә үлем көткәндә фәкать намусың, вөҗданың белән серләшәсең... Билгеле, Анаң телеңдә!
Шагыйрь үзе дөньяга чыгарырга алгысынмаган, сайланма әсәрләренә кертелмәгән, гомум иҗатын колачлаган дүрттомлыкка да урыс телендә генә урнаштырылган шигырьне татарчага аударып, «Америка ачтым!» дип шапырынып, дөньяга чыгарга кирәк идеме икән соң?
Юктыр, әлбәттә.
Әмма...
Бу – Җәлил алдында шундый самими, шундый ихлас чагымда, чын күңелдән канатланып, рухланып башкарган эшем бит. Яраткан әдибемнең иҗатына гамәли кагылышым булудан исергән вакытым! Әле килеп чыккан нәтиҗәдән ләззәтләнеп, күпме гомер күкнең җиденче катыннан төшә алмый очынганмындыр. Шулай булгач... Җәлил мине ачуланмас кебек.
Сез дә ачуланмагыз.
2015
* Е.В.Вучетич галим Гази Кашшафка сөйләгән. – Р.М.
** «Лыгырдык» – безнең якларда «пычрак», «быкырдык» мәгънәсендәге сүз. (Автор искәрмәсе).
Мой Джалиль и его стихотворение на русском языке
Этот тетрадный лист буквально застал меня врасплох.
Как у любого, более-менее причастного к писательству, есть архив, у меня тоже есть такое место, куда я собираю, складываю всякий бумажный хлам – дипломат в деревне. Он полон всего: рисунки, вырезанные из газет и журналов, фотографии, рукописи стихов, блокноты – по сути, это такой общий могильник, склеп для когда-то интересных и дорогих мне вещей. Мне нравится время от времени потревожить, взъерошить этот мир. В очередной раз копаясь, наткнулся на стихотворение «Весенние резервы Гитлера». И память понесла меня в прошлое – в то время, когда мы еще только переступили порог нового тысячелетия...
Стихи не мои, конечно.
Это стихотворение Мусы Джалиля, написанное им на русском языке. Я нашел его и, окрыленный, перевел – давно, в годы, когда был просто одержим поэтом-героем. Еще бы! Ведь вернул в родной язык произведение поэта – практически своего идола! Невозможно описать гордость и радость, которые я тогда испытывал.
В седьмом-девятом (может, и десятом) классе я был просто опьянен личностью и творчеством Мусы-ага. В то время он был для меня «богом» в поэзии (простите, так нельзя говорить). Я учил его стихи наизусть, рассказывал со сцены, писал посвящения и... читал, читал, читал! Эта одержимость однажды меня даже толкнула на «преступление». Когда впервые прикоснулся к избранным сочинениям поэта, ахнул, увидев нарисованные маленьким Джалилем рисунки, а еще больше меня поразили рукописи его стихов. Написанные рукой самого поэта черновики! Это была старая ветхая книга. Страницы истрепались. Какой же бес тогда меня попутал: я вырвал страницы с рукописями стихов «Еллар, еллар...» и «Өлешеңә чыккан көмешең» и... забрал с собой.
Дома, обмотав скотчем (помнутся!), поместил под стекло на столе (тогда была мода: на письменный стол класть стекло от трактора). Пытаясь заглушить совесть, полдня чинил эту книгу и утром, помню, сдал ее. (А земля круглая! Тысячу раз в этом убедишься, ей-богу: когда сельскую библиотеку освобождали от старых книг, с десятками подобных эти «Избранные произведения» вернулись в мою личную библиотеку. Те копии стихов тоже по сей день хранятся в дипломате).
Вспомню, как в конце учебного года вырывал оставшиеся неиспользованными чистые листы тетрадей и делал из них свои «Моабитские тетради» (переплет прямо как у Джалиля, и размер примерно такой!), и щеки заливаются краской… Таких подшивок у меня три.
В то время Джалиль был для меня не просто «поэт», «герой». Это явление более масштабное, широкое, глубокое, высокое и великое. Под впечатлением от его творчества мне советские годы стали видеться временем безоблачным, прекрасным, без единой трагедии и преступления. Кажется, избавиться от этой «болезни» мне не удалось до сих пор...
Ладно, я же говорил о «Весенних резервах Гитлера». Может быть, в том, что этот клочок бумаги нашелся именно в феврале, перед очередным днем рождения поэта-героя, тоже есть какой-то скрытый смысл?
Не поленился, пошел в Национальную библиотеку и нашел оригинал этого стихотворения и его подстрочный перевод. Оказывается, оно было издано в четырехтомном собрании сочинений. В конце книги есть такое примечание: «“Весенние резервы Гитлера” было написано на Волховском фронте, в период службы в газете “Отвага” 2-й ударной Армии на русском языке и в апреле 1942 года было напечатано в этой газете. (Смотрите примечание к “Соловей и родник”.)».
Посмотрел и там: «Соловей и родник» (баллада). Эта баллада была написана в июле 1942 года. Но еще до попадания в плен была начата на русском языке, возможно, и татарская версия на этапе черновика. Во время работы в редакции фронтовой газеты «Отвага» 2-й ударной армии Муса Джалиль писал стихи на русском. Около десятка стихов были напечатаны в «Отваге». О том, что у поэта были хорошие стихи на русском, рассказывал народный художник СССР, Герой Социалистического Труда Е. В. Вучетич. Служивший с Мусой в редакции «Отваги» молдавский журналист И. Каминер вспоминает: «Мусу “припряглиˮ как поэта. Обычно он писал стихи на русском языке. Секретарь редакции Виктор Кузнецов правил. В этом деле между ними особо острых конфликтов не возникало. Хотя на задумчивом, смуглом, строгом лице Мусы в таких ситуациях замечалась улыбка».
Мидхат Гафаров, пребывавший вместе с Джалилем в закрытом лагере Вустроу недалеко от Берлина, о балладе рассказывал: «Помню, как он читал “Соловья и родник”. Вроде бы у нее была и русская версия. Запомнилось, будто он говорил: “Русский вариант писал для фронтовой газеты, но не успел”. Значит, это – баллада, задуманная на Волховском фронте для газеты “Отвага”. Ее содержание отражает настроение не плененного солдата, а борца, прогоняющего врага из своей страны. Татарский вариант этой красивой баллады поэт сделал уже в плену. Он записан в первой тетради».
Довольно часто приходилось слышать, что настоящим поэтом Мусу Джалиля сделали «Моабитские тетради». Известно, что даже Хасан Туфан в ссылке, прочитав вернувшиеся из Германии стихи сверстника, друга, пораженный, писал: «Как вырос наш маленький Джалиль!» (Цитату даю приблизительную. Не отрывок ли это из письма Габдрахману Минскому?)
Если исходить из упомянутых выше примечаний, стихотворение «Весенние резервы Гитлера» Муса Джалиль, видимо, считал посредственным. В противном случае он ему тоже, как балладе «Соловей и родник», находясь уже в плену, сделал бы татарскую версию. Значит, не посчитал нужным? Решил, что лучше ему остаться газетным материалом? Почитайте, действительно, простой же стих: простые рифмы, простые слова… И перевод простой.
Гитлер проклинал зиму,
На неё свалил вину:
– Ветром, мол, зима дышала,
Наступать нам помешала.
Он копил к весне резервы,
Утешал больные нервы.
Наконец, пришла красна
Долгожданная весна.
Только что-то, право, странно –
Началась довольно рано:
Только солнце стало печь,
А резерв уж начал течь.
Под лучами нашей красной
Боевой звезды прекрасной
Тает он, как грязный снег,
Очищая путь весне.
Не резервы это – мразь,
Мокрый снег, отбросы, грязь.
Ведь весной всё утекает,
Что земле дышать мешает...
Вот, бандит, тебе итог:
Не спасёт тебя ничто –
Ни зима, ни май, ни лето.
Песенка твоя пропета!
Гитлер кышны каргады,
Сылтау тапмый калмады:
– Имеш, өскә җил өрде,
Безне кире чигерде.
Ул язга резерв җыйды,
Бөтен саулыгын җуйды.
Ниһаять, Җир гөлт итте,
Ямьле яз килеп җитте.
Тик сәер әле бераз –
Ашыктымы әллә яз?
Кояш бер күз ташлады,
Резерв эри башлады.
Нурларыннан, көнозын,
Безнең кызыл йолдызның,
Шакшы кар кебек эри,
Язга юл ачып йөри.
Резерв түгел бу – косык,
Лыгырдык, калдык-постык.
Җирне буган һәрнәрсә
Язлыкта агып бетә...
Бандит, белеп тор инде:
Берни коткармас сине –
Ни кыш, май, җәй айлары.
Җырлар җырың калмады!
Когда ожидаешь смерти в тюрьме, к чему звать на бой?.. В ожидании смерти в тюрьме ты только делишься сокровенным со своей совестью, честью. И конечно, на родном языке!
Так стоило ли переводить и – гордо, будто открыл Америку! – выносить на публику стихотворение, которое сам поэт выносить не рвался, стихотворение, не помещенное в его избранные сочинения и включенное в объемлющий все его творчество четырехтомник лишь на русском?
Нет, наверное. Но...
Это ведь моя работа, которую я, будучи таким наивным, искренним перед Джалилем, выполнил от чистой души, от всего сердца – окрыленный, вдохновленный! В ту пору меня пьянила возможность на практике прикоснуться к творчеству любимого поэта! Наверняка долго летал, наслаждаясь удавшимся переводом, не в силах спуститься с седьмого неба. Раз так... Кажется, Джалиль на меня не будет сердиться.
И вы не сердитесь.
2015