* * *
иделдә?
иделдә кар гына —
аръякка колачлап йөзәсе.
март җиле маяктан юл яра:
метеор, янәсе.
иделдә?
иделдә күк кенә:
кар белән кашыклап түгелгән.
март җиле маякны үгетли
кичәдән — бүгенгә.
кимендә
төннең бер мәлендә
идел дә ярыла урталай.
сакланыр чарасы калмаса,
маяклар салкыннан ут ала.
укалап чигүле үткәннәр —
бик таныш та кебек,
түгел дә.
гасыр саен суга сала килгән
сагыш исе бүген иделдә.
* * *
Что Идель?
А Идель вся в снегу.
Вплавь не выйдешь в бескрайний простор.
С маяка, что на том берегу,
Ветер мартовский режет снега на бегу,
Что речной метеор.
Что Идель?
А Идель подо льдом.
На плечах палантином лежат облака.
Горизонт различаешь с трудом.
Ветер бесится, словно бульдог,
Разгрызая бетонную кость маяка.
Но однажды
В ночи полной грудью вздохнёт,
Пробуждаясь от спячки, Идель,
Разрывая ледового панциря гнёт.
И маяк небесам озорно подмигнёт.
Зазвенит а капелла капель.
Незнакомый орнамент знакомой души
Гладью вышьет луча канитель...
Это будет весной, а сегодня в тиши
Подо льдом никуда ни к кому не спешит,
Катит грустные воды Идель.









