Караван

Автор:
Ркаил Зайдулла
Перевод:
Сергей Надеев

Кәрван

Кәрван уза бер-бер артлы акрын,
Һәм югала дала түрендә.
Аксыл тынлык. Кояшы да хәтта
Өстә аксылланып күренә.
Кәрван-сарай.
Тарих тузаныннан
Диварлары бераз каралган.
Бәйле җанвар сыман кымшана ул...
Иркен дала гүя тар аңа.
Мускус исе, имбир исе монда...
Салмак кына төтен тарала.
Кәрван бара!
Мин ап-ачык күрәм —
Ничә гасыр юкса арада.
Кара атка менгән кәрванбашы —
Белә булыр кая барасын.
Мөҗавиргә генә юллар ябык,
Салкын ташка терәп аркасын
Утыра ул һаман юлга карап.
Кәрван арты кәрван агыла.
Тик мөҗавир кала дога кылып,
Тик мөҗавир! — хәтер сагында.
Тук чырайлы сәүдәгәрләр үтә,
Хаким алар мәңге бу юлга.
Колларының аяк тавышыннан
Хәтер күзләренә ком тула.
Кәнизәкләр керфегендә тамчы
Кояш кебек эре һәм төссез...
Текәлсәгез озак — соңгы йолдыз
Шартлаганын анда күрерсез.
Кәрван арты кәрван үтә җирдән,
Ә юллары әле һай озын.
Ак күлмәкле нарасыйлар уза,
Күлмәк якалары кып-кызыл.
Бер үк эзгә басып үткән кәрван
Офыкларга җиткәч сүтелә.
Һәм яңасы пәйда була юлда —
Алар шуңа хөкем ителгән.
Берөзлексез тоташ хәрәкәт бу.
Һәм иркенлек сыман әсирлек.
Кәрван бара!
Ә мөҗавир елый
Учларына йөзен яшереп.

Караван

В степи ступает тихо караван,
За отворот её белёсый.
И тишина, и солнца белый шрам
Такой же в небе безголосый.
Под гнётом пыли
Караван-сарай,
От вечности седые стены.
...Как зверь стреноженный... И степь ему мала —
Качаясь, тает постепенно.
Здесь мука мускуса, манит имбирь...
И плавно оплывает дымка.
Упорно движется!
И я за ним —
Как будто время-невидимка.
Гарцующий на вороном коне,
Баши владычит караваном.
И только дервишу неведом звон монет:
Вжимаясь в камень, неустанно
Следит, как тонет в пыль веков
Внушительная вереница.
Лишь дервиш сохранять готов
Об этом память и молиться.
Купцы довольны, сытые на вид,
Плывут, хозяева дороги.
Прах вечности из-под копыт летит,
А в памяти — песок и ноги, ноги...
Наложниц слёзы злы и тяжелы,
Бесцветные, крупнее солнца.
Вглядишься пристально — и разглядишь вдали
Звезды последней треснувшее донце.
Бредёт за караваном караван
Вокруг земли в походе небывалом,
И строй детей... воротники рубах
Их белоснежных отливают алым.
Им участь уготована одна —
Исчезнуть за чертою горизонта.
И вот уж следом — новый караван
Ворочается обречённо.
Его движение не укротишь —
Когда неволя кажется свободой, —
И караван идёт!
А дервиш лишь
В сухих ладонях прячет слёзы.

Рейтинг@Mail.ru